Күрше районда ир-ат тәмәке төпчегеннән капкан уттан диванында һәлак булган
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше районда ир-ат тәмәке төпчегеннән капкан уттан диванында һәлак булган

Бөгелмәдә, Гафиятуллин урамындагы торак йортларның берсендә беренче каттагы фатир янган.

 

 «Татар-информ»га бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр төнлә 101нче янгын сагы номерына килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп, берничә минуттан соң 1 квадрат метр мәйданда утны сүндергән.

Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин. 

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев