Кыштан соң саргайган туяларны яшелләндереп җибәрү буенча киңәшләр
Кыштан соң туялар тулысынча саргайган булса, аларны рәткә кертергә була.
Бу өлешчә яки тулысынча кипкән очракта, ләкин тамыр системасы нормаль үсештә булганда. Тамыры үлсә, агачны саклап калып булмый.
Туяны рәткә китерергә ярдәм итә торган кайбер чаралар:
✅Зарарланган өлешләрне кисү. Барлык коры һәм сары ботакларны һәм ылысларны сак кына секатор ярдәмендә кисегез. Инфекцияләрне булдырмас өчен, кискән урыннарны садовый вар яки зеленка белән эшкәртегез.
✅ Сокларның әйләнешен яхшырту һәм тамырларга йөкләнешне киметү өчен, туяның очын 10-15 см кисегез. Шулай ук артык озын яки куе ботакларны кисегез .
✅Упаковкадагы инструкция буенча ылыслы үсемлекләр өчен комплекслы ашлама белән тукландырыгыз. Шулай ук, әчелекне һәм дымны саклауны арттыру өчен, кәүсә тирәли әче торф яки опилка салырга мөмкин. Эпин аннан соң бер атнадан Циркон сиптерегез.
✅Туйга даими су сибегез, бигрәк тә елның эссе вакытында. Тамырларда су утырып торырлык сазлык ясамагыз
✅Әгәр туя ачык кояшлы урында үсә икән, зонтик, тукыма яки челтәр ярдәмендә аңа күләгә ясагыз.
✅Бөҗәкләр яки инфекция билгеләре булу-булмавын карагыз. Әгәр проблеманы тапсагыз, аны махсус препарат белән эшкәртегез, мәсәлән, Актара, Фитоспорин яки Бордоская смесь белән.
Саргайган туяларның рәткә керүе берничә елга сузылырга мөмкин.
Чыганак: https://t.me/bakcha1
фото: нейрочелтәр ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев