Лениногорск муниципаль районында яшәүче ялгыз калган өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә килеп хәлләрен белешәчәкләр
"Исток - Башлангыч" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләрнең нәрсәгә мохтаҗ булуларын, өйләренә килеп белешәчәкләр.
"Демография" милли проектының өлкән буынга даими булышлык итү һәм аларның тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән программага нигезләп, өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә килеп, хәлләрен белешеп йөри башлаячаклар. "Исток -Башлангыч" үзәге мондый чараларны элегрәк тә оештыра иде, озакламый бу эш янә башланачак. Башка якыннары булмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең йортларына, фатирларына килеп, аларның нәрсәгә мохтаҗ, нинди юнәлештә ярдәм кирәген сорашачаклар. Социаль хезмәткәрләрнең үзләре белән хезмәт таныклыгы һәм "2021 нче елда йортларга кереп, тикшереп йөрү" турында боерыкның күчермәсе булачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 5-24-48, 5-16-14.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев