Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов Яңа ел белән котлый
Хөрмәтле лениногорскилылар, якташлар!
Үзенең борчу-мәшәкатьләре, вакыйгалары белән 2025 ел артта калып килә. Яңа ел - узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.
2025 ел алдыбызга бурычлар куеп, безне сынады. Ләкин бергәләшеп, авыр сорауларны хәл итү юлын эзләдек, бергәләшеп шәһәр һәм район үсеше, аны ныгыту өчен эшләдек. Шәһәрне төзекләндерү буенча эшләр дәвам ителде, юллар ремонтланды. Әлеге эшләрдә сезнең өлешегез зурдан, хөрмәтле лениногорскилылар.
Сез бөтен шәһәр һәм район тормышын үз җилкәгездә тотасыз: эшчеләр һәм нефтьчеләр, төзүчеләр һәм аграрийлар, мәдәният, сәүдә, социаль өлкә хезмәткәрләре, ветераннар, яшьләр һәм балалар. Сезнең һәрберегез уртак максат өчен үзенең өлешен кертә. СВО зонасындагы яклаучыларыбызга һәм аларның барлык авырлыкларны түзеп торучы гаиләләренә аерым, чиксез рәхмәт.
Сезне якынлашып килүче 2026 нчы ел белән ихластан тәбрик итәм! Яңа ел Сезгә яңа планнар, өметләр алып килсен, иң яхшы омтылышларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, әйбәт үзгәрешләр, тотрыклылык, үсеш, иминлек һәм тынычлык елы булсын. Чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!
Яңа ел белән!
Марат Гирфанов, Лениногорск районы башлыгы
фото: Сергей Трусов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев