Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында беренче тапкыр атлар йөреше узды (+ бик күп фотолар)

Беренче тукталыш – Зәй-Каратай авылында.

12 июньдә – Россия көнендә Лениногорск районында  беренче тапкыр атлар йөреше үтте.
Әлеге йөрешне  “Алмакай” ат утары оештырды. 30дан артык ат үзләренең җайдаклары  белән 70 километр дистанция үтте.

Җайдаклар арасында  арасында лениногорскилылардан тыш, Бөгелмә, Казан, Азнакай, Тукай, Кукмара, Әлмәт районнарыннан да бар иде.

Атлар иртәнге 7.00 дә  Югары Каран авылында урнашкан “Алмакай”  ат утарыннан чыгып китте. Беренче тукталыш Зәй-Каратай авылында булды. Монда аларны матур итеп, җырлар-көйләр белән каршы алдылар, атларга яулыклар, сөлгеләр бәйләттеләр.

Атның хуҗаларын тәмле чәй, өчпочмак белән сыйладылар, концерт тәкъдим иттеләр. Атлар авыл мәдәният йорты янындагы күләгәле урында ял итте.

“Алмакай” ат утары җитәкчесе Фәрид Нәбиуллин әйтүенчә, бүген атлар белән  дүрт авыл аша узачаклар.

“Ни өчен беренче тауталыш Зәй-Каратайны сайладык? Чөнки биредә 100 ел элек 2 мең баш ат тоткан кешеләр биредә яшәгән, атаклы ат хуҗалары булган монда. Безне бик матур итеп каршы алдылар. Зәй-Каратайга рәхмәт. Дус, бердәм булып яшиләр. Әлеге йөрешне без “Татнефть”нең 75 еллыгына, “Лениногорскнефть” идарәсенең 80 еллыгына багышладык. Ат спортын өлеш кертүгә аларга зур рәхмәт”, - ди Фәрид абый.

Халыкта атларга карата аерым мәхәббәт. Әнә барысы да атлар һәм аларның хуҗалары белән фотога төшәсе килә.

Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов бүгенге  атлар арасында татар токымлы атларның да катнашуы шатлыклы күренеш.

“Димәк, традицияләр онытылмый. Россия көнендә шундый атлар йөреше уздырылу – зур вакыйга. Фәрид абый бар көчен куеп, атларны үрчетү белән шөгыльләнә.  Барыгызны да бәйрәм белән, ә атлар һәм аларның җайдакларына исән-сау дистанцияне үтеп, финишка килеп җитәргә булсын”, - диде.

Икенче тукталыш – Әлмәтнең Абдрахман авылында булачак.

Өченчесе – Бөгелмә районында, Карабашта.

Кич белән финиш “Алмакай” ат утарында була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев