Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында гыйнвар аенда пневмониянең 45 очрагы теркәлгән

Лениногорск районында гыйнвар аенда пневмония белән авыручы 45 кеше теркәлгән, шул исәптән 14 яшькә кадәрге өч балада да әлеге чирне ачыклаганнар.

Пневмония – “Больничныйдан тыш” (внебольничная)  үпкә ялкынсынуы – ОРВИ, грипп, COVID-19дан соң өзлегүләр нигезендә килеп чыга. ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең территориаль бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, Лениногорск районында 2 февральдән 8 февральгә кадәр 531 кешегә ОРВИ  диагнозы куелган, шул исәптән 14 яшькә кадәрге 338 балаларда бар. Әлегә бер кешедә грипп ачыкланган.

“ОРВИ һәм грипп бездә эпидемиологик күрсәткечтән түбән. Тик һава торышы тотрыксы булгандаз, көннәр җылырак торганда, ОРВИ һәм грипп халык арасында таралырга мөмкин. Шуңа күрә профилактика чараларын һәрвакыт истә тотарга һәм кулланырга кирәк”, - ди ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева.

“ОРВИ, грипп, ковидны профилактикалау чараларының актуаль булып кала. Әлеге авырулар буенча 2025-2026 елгы эпидемия сезоны дәвам итә”, - дип кисәтә Рамилә Мөхәммәдиева.

Табиблар грипптан иң нәтиҗәле ысул булып вакцинация кала дип саный. Безнең районда һәм шәһәрдә 2025-2026 елгы эпидемия сезонында барлыгы 35 мең 725 кеше вакцина алган, шул исәптән 18 яшькә кадәрге 9 мең 472 бала. Табиблар респиратор авыру симптомнары барлыкка килсә, өйдә калырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.


Фикер
Рамилә Мөхәммәдиева, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы: 
-    ОРВИ һәм грипп сезонында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында оптималь җылылык режимын тәэмин итү, җилләтү бик мөһим. Һаваны зарарсызландыру җайланмаларын куллану файдалы, термометрия кирәк. Кирәк булса, чикләү чаралары кертергә кирәк. Моннан тыш, Лениногорск предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен кыш көне ачык һавада эшләүче кешеләрнең салкын тиюенә юл куймау, ашау өчен урыннар белән тәэмин итү, шулай ук биналарда оптималь температура режимын саклау буенча чаралар күрергә чакырабыз. 

 

 

  • Лениногорск районында 2025 елда ОРВИ белән 15 мең 984 кеше авырган, шул исәптән 14 яшькә кадәрге балалар – 10 мең 888. 2024 елда ОРВИ белән 13 мең 615 кеше авырган, шул исәптән 14 яшькә кадәрге балалар – 9 мең 25. 
  •  
  • Узган ел гриппның 122 очрагы ачыкланган, шул исәптән 14 яшькә кадәргеләр арасында  88 очрак. 2024 елда – 58 очрак, 31 очрак – 14 яшькә кадәргеләр арасында. 
  •  
  • 2025 елда пневмония белән 551 кеше чирләгән, 14 яшькә кадәрге балалар – 113 булган. 2024 елда пневмониянең 1037 очрагы теркәлгән, 306сы – 14 яшькә кадәрге балаларда.

 

фото: архив редакция

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев