Лениногорск шәһәре һәм районы юлларының чисталыгы тикшерелде
Республика Министрлар Кабинеты торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча икеайлык үткәрү турында күрсәтмәсе нигезендә Лениногорскида тикшерү үткәрелде.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе һәм көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгече Лениногорск муниципаль районының гомуми файдалану юлларын һәм юл кырыйларын карап тикшерде.
Тикшерү барышында Лениногорск районында җитештерү һәм куллану калдыклары чыгарып ташланган, рөхсәтсез барлыкка килгән чүп җыелган урыннар ачыкланды.
Әлеге чүп ташланган урыннарның кайда, кем җаваплылыгында булуын ачыклап, табигатьне саклау законнарын бозуларга, иң беренче эш итеп кисәтүләр җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев