Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләренә беренче сыйныфка 857 бала укырга киләчәк

1 сентябрьгә 4 кенә көн калды.

Быелгы 2023-2024нче уку елында шәһәр һәм район мәктәпләренең беренче сыйныфларына 857 бала укырга килә, узган ел 892 булган.

1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узачак.   Яңа уку елына әзерлек алып барылды, косметик ремонт эшләре үткәрелде.

Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова җитәкчелегендә махсус комиссия тарафыннан барлык белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең әзерлеге тикшерелде. Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы, террорга каршы куркынычсызлыкка, видеокүзәтү системаларының төзеклегенә зур игътибар бирелде. Куркынычсызлык мәсьәләсе  беренче чиратта тора.

Лениногорск муниципаль районында 2023-2024нче уку елында мәктәпләрдә 8 мең 716  бала белем алачак. Бу сан узган ел дәрәҗәсендә. 9нчы сыйныф укучылары – 816, 10нчы сыйныф укучылары – 255.

 

фото: "Заман сулышы" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев