Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә 50 урамда юллар ремонтланган

Төзек булу кирәк.

Быел юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында Лениногорск шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә 484 миллион сумга 50 урамда юллар  ремонтланган.

Бу хакта мэриядә “эшлекле” дүшәмбе киңәшмәсендә  “Татнефтедор” 3нче юл участогы начальнигы Айдар Мөдәрисов хәбәр итте.

Әлеге җәмгыять карамагында –  401 километр региональ юллар. 

“Лениногорск – Ивановка – Михайловка” һәм “Лениногорск – Чирмешән” юллары участогында эшләр башкарылды, диде ул.
 Юлларны ямау ремонты 21 мең квадрат метр мәйданда башкарылган (бу 3 футбол кыры кадәр мәйдан).

Шулай ук 410 км чамасы юл билгеләре ясалган.

“1 ноябрьдән безнең җәмгыятьтәге техникалар юлларны карау буенча кышкы режимга күчә. Әлегә 21 техника тулысынча әзер. Базада юлларга сибү өчен 1486 тонна комлы-тоз катнашмасы һәм 446 тонна тоз әзерләнде”, - диде Айдар Мөдәрисов. 

 

фото: мэриядән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев