Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучысы Тимур йолдызларга таба беренче адымны ясады инде

Бүген – Космонавтика көне

Лениногорскиның 2нче мәктәп укучысы Мөхәммәтов Тимур Татарстан делегациясе составында Байконур космодромында булып кайтты.
Бу вакыйга узган ел ноябрь аенда булды.

«Союз МС-28» космик корабле «Байконур» космодромыннан очып китүне  үз күзләре белән күрер өчен Татарстан делегациясе дә барды. Делегация составында 2нче мәктәп укучысы Мөхәммәтов Тимур булды.

Әлеге вакыйгада катнашырга Татарстанның 38 муниципаль районыннан 529 кеше гариза биргән булган.  Игътибарлы сайлап алудан һәм әңгәмәләрдән соң бары тик биш бала гына үзләренең космик хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге алды. Тимур космос белән кызыксына торган егет, ул үзенең хыялын чынга ашырды.

Быел Россиядә 6-12 апрельләрдә ил тарихында беренче мәртәбә Космос атналыгы оештырылды. Ул кешенең галәмгә беренче тапкыр очуына 65 ел тулуга багышланды.

Космос атналыгы үткәрү турындагы Указга Россия Президенты Владимир Путин имза куйды. Мәктәпләрдә, предприятиеләрдә илебез космонавтикасы темасына чаралар үткәрелә.

Космос атналыгы чаралары Фән һәм технологияләр унъеллыгында уза, дип хәбәр итә оештыручылар.

Космос атнасы мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән башланды. 6 апрельдә укучыларга ил космонавтикасының тарихы һәм бүгенгесе, шулай ук космонавт булу турында сөйләделәр. 7 апрельдә, «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең штаб-фатиры – В.В. Терешкова исемендәге Милли космик үзәк (НКЦ) – беренче тапкыр ачык фестиваль мәйданчыгына әверелде. Анда танылган экспертлар чыгыш ясды, шулай ук мастер-класслар һәм иҗади очрашулар узды.

Россиянең 12 төбәгендәге спорт чараларының темасы космос чорының тарихи саннарын чагылдыра. Болар: космоска очуга 65 ел, космоста 108 минут, “Восток 1” корабының тизлеге – сәгатенә 28 000 чакрым.

Космос атнасының төп бәйрәмен 12 апрель – Космонавтика көне тәшкил итә. 

фотолар: мәктәп сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев