Лениногорск ветераннар советында “Кул эшләре тылсымы” клубына йөрүче олы яшьтәге апалар хәрби операциягә ярдәм күрсәтә
Аларның уңган куллары аша җылы оекбашлар бәйләнеп, хәрби операциядәге ир-егетләргә җылылык бирә торгандыр.
Лениногорск ветераннар советында “Кул эшләре тылсымы” – “Магия рукоделия” клубына йөрүче олы яшьтәге апалар хәрби операциягә ярдәм күрсәтә, андагы солдатлар өчен 89 пар йон оекбаш бәйләп куйганнар.
Алар бәйләгән оекбашлар гуманитар ярдәм белән китәчәк. Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова әйтүенчә, шулай ук Тимәш авылы волонтерлары да бер капчык йон оекбашлар һәм үзләре ясаган татлы пакетлы чәйләр китергәннәр.
Күптән түгел ветераннар советы “С любовью и молитвами” волонтерларын үзләренә кунакка дәште. “Магия рукоделия” клубы пенсионерлары солдатларга ярдәм итү өчен әлеге волонтер төркем белән берләште. Галия Хәлимова уртак эш өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ветераннар советында “Магия рукоделия” клубы 8 ел эшли. Клубның кул эшләре күргәзмәсенә күз салсаң, аларның никадәр оста булуын күрәсең. Ә соңгы 3 елда алар МХО зонасына ярдәм итү юнәлешен алды. Җепләр һәм энәләр кулларыннан төшми дә диярлек. 8 хатын-кыз – олы яшьтәге апалар оекбашлар бәйли. Соңгы айда гына 89 пар әзерләгәннәр. Әлеге клубның җитәкчесе – Әлфия Мостафина.
- Кайчакта көндез өлгермәгәндә, кичке якта, төнлә дә бәйләргә туры килә. Җылы носкиларның солдатлар өчен кирәкле булуын аңлыйбыз, аларга бераз ярдәмебез тисен дип тырышабыз, - ди Әлфия ханым.
Клубтагы апалар оекбаш бәйләүдән тыш, мунчалалар бәйлиләр, посылкалар җыялар, акчалата ярдәм күрсәтәләр, продуктлар, медикаментлар җыялар, өйдә ясалган, тозланган яисә мариновать ителгән банкалар әзерлиләр. Кыскасы, аларның да эш күләме зур. Күпме җибәрелгән икәнен дә санап тормыйлар. “Безнең ярдәм солдатларга барып җитсен, аларга файда булсын – безнең өчен шул иң мөһиме”, - ди алар.
Яңа ел бәйрәмнәрендә дә тик тормаганнар. Әлфия Мостафина җитәкчелегендә клуб әгъзалары бәйләү эше белән шөгыльләнгән, Әлфия апа бәйрәм көннәрендә 13 пар носки бәйләргә өлгергән. Ярдәмчел кешеләр җепләр алырга дип акча күчергән булганнар.
- Әгәр башкаларның да безнең сафларга кушылырга теләкләре бар икән, рәхим итсеннәр. Өйдә күңелсезләнеп утырмагыз. Без монда бәйлибез, аралашабыз. Ветераннар советы ишеге ачык, - ди Әлфия Мостафина.
“Магия рукоделия” клубына йөрүче апалар әле менә дигән артист та. Кашыклар белән көйләр уйныйлар. Җырлыйлар да. Ул көнне дә музыкаль паузалар ясап алдылар.
Очрашу вакытында фронттагы соңгы хәбәрләр белән таныштылар, алга планнар билгеләделәр.
фото: ветераннар советыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев