Лениногорск ветеринария тармагы ветераны Мияссара Мортазина 90 яшен билгеләп үтте (+фотолар)
Кырык елдан артык ветеринария тармагында, шуның 35 елдан артык Лениногорск ветеринария берләшмәсенең Шөгер ветеринария лабораториясендә эшләгән Мияссара Хәким кызы 90 яшен билгеләп үтте
Юбилее белән котларга дип үзе эшләгән коллективтан бер төркем хезмәттәшләре аның янына килеп кергәч, шулхәтле күңеле булды аның.
“Сез бигрәк зурлагансыз. Бүләкләр, чәчәкләр белән килгәнсез. 90 яшькә җитәрмен, шулай озак яшәрмен дип уйламадым да. Ходай Тәгалә гомеремне биргән икән, инфаркт, инсульт та кичердем, эшем дә авыр булды, төрле мал чирләрен күрергә туры килде”, - ди Мияссара Мортазина. Үзе шундый ачык йөзле, көр күңелле.
Ул Актаныш районында, Түке авылында 9 балалы гаиләдә бишенче бала булып туган. Үз авылында 4 класс белем алганнан соң, күрше авылга йөреп укый. “Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бер мәктәптә укыдым бит, ул – күрше авылдан”, - ди горурлык белән Мияссара әби.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 6 яшь була. “1942 елда беренче класска укырга кердем. Иртән дәресләр башланганчы, укытучылар без – балаларны фронт хәлләре белән таныштыра иде. Сугыш еллары бик авыр чор булып исемдә калды. Ашарга юк, ачлыкка интектек. Әтине сугышка алдылар. Әни 9 бала белән калды. Кәлҗәмә ашап үстек. Кәлҗәмә дип әйтәләр иде: җирне казыйсың да өшегән бәрәңге чыга, шуны коймак кебек ясыйсың. Аннары тимер мичне ягып, мичкә чәпәп пешерә идек аны. Ул елларда без үләннәрне күп ашадык. Юа, ачы какы белән тукландык. Чөгендер яфрагын әни гел ашка сала иде. Алабутаны да кулландык. Бервакыт он да, бәрәңге дә юк. Әни сарык итеннән пешергән шулпага шул алабутаны салган, шуны ашап, агуландык. Баксаң, алабутаның ашарга ярамый торганы да була икән. Әни бәрәңге пешерсә, ул безгә бәйрәм көн кебек иде”, - дип үткәннәрне искә алып сөйли.
Дәһшәтле еллар турында сүзен дәвам итеп, “Икмәк өлгергәч, әни янына кырга барабыз, ул урак уру эшендә. Алъяпкычына көлтә суга да без шуны ашыйбыз. Әле ярый, әти сугыштан исән-сау кайтты. Әтине колхоз рәисе итеп куйдылар, ул озак еллар рәис булып эшләде. Әти исән-сау кайтканлыктан, миңа Казанда укырга насыйп булды”, - ди Мияссара әби.
1953 елда Н.Э. Бауман исемендәге ветеринария институтына укырга керә һәм аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый.
“Укыган вакытта бик тырыштым. Химия, физика кебек фәннәр җиңел бирелә иде, ә менә рус теле авыр булды. Башкалардан артта калмыйм дип, дәресләрне үзләштереп, ятлап бара идем һәм кызыл дипломга тәмамладым институтны”, - ди.
Хезмәт юлын Чирмешән районы Бәркәтә авылында ветеринар участок мөдире булып башлый. 5 авылга йөрергә туры килә аңа. 1964 елда безнең районга – Шөгер ветеринария лабораториясенә эшкә килә. Ул чакта токсикология бүлегенең яңа оешкан чагы. Эшләр өчен ни аппаратлары юк, ни эш шартлары дигәндәй. Мияссара Мортазина район ветеринария берләшмәсеннән, күрше район ветлабораторияләреннән кирәкле инструментларны таба, лабораториягә янкорма ясала. Шулай итеп, эш шартларын уңайлаштыра.
Җиде ел эшләгәч, ветлабораториянең директоры итеп билгелиләр. Аннары токсиколог, серолог булып та эшли. Гомумән алганда, 36 ел гомерен лабораториягә багышлый. Пенсиягә кадәр шунда Шөгердә эшли. Өлкән яшькә җиткәч, Лениногорскига яшәргә күчә.
Мияссара Мортазинаның эшен төгәл, җаваплылык тоеп башкаруы аркасында, маллар арасындагы чирләр таралуга юл куелмаган. Хезмәтен лаеклы бәяләп, аңа “Хезмәт ветераны”, “1974 елгы Социалистик ярыш җиңүчесе” медальләре һәм бик күп мактау грамоталары тапшырылган.
Ире белән өч бала – өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә – Мияссара әби кызы Гүзәл һәм кияве Нәкыйп тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер итә. Җиде онык, алты оныкчык өчен яраткан әби дә ул.
90 яше белән котларга Лениногорск ветеринария берләшмәсе коллективы килде, начальник Рашат Әхмәтов белән берничә хезмәткәр һәм Мияссара Хәкимовна белән бергә эшләгән ветеран Йосыф Гимранов аңа котлау сүзләре ирештерделәр.
Рашат Әхмәтов юбилярга истәлекле бүләк, чәчәк букеты һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Лениногорск муниципаль районы Советының һәм Лениногорск ветеринария берләшмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Розалия Мостафина фотолары
Язма 11 апрель санында «Заман сулышы» газетында басылды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев