Лениногорскида БДИ уздыру көннәрендә җир эшләрен туктатып тору турында искә төшерделәр
Тынычлык тәэмин итү.
Лениногорскида, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар башлану уңаеннан, администрация җитәкчелеге дәүләт аттестациясендә катнашучылар өчен тынычлык тәэмин итү чараларын күрде.
Шәһәр администрациясе төзелеш, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга 7нче мәктәп территориясендә ( Гагарин ур., 12нче йорт) һәм 11нче гимназия территориясендә ( Кутузов ур., 2нче йорт) дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру көннәрендә шау-шу тудыра торган техниканы кулланып эшләмәүләрен сорап, мөрәҗәгать итте.
Барлык төр җир эшләре һәм төзелеш эшләре тыюга кергән исемлеккә эләгә.
Тынлык режимы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре нигезендә кертелә (22.02.2025 ел, № 368-Р, 27.02.2025 ел, № 405-Р).
Имтихан тапшыра торган пунктлар территориясендә яшәүчеләр дә, төзелеш эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә әлеге ситуацияне аңлап, теләктәшлек итерләр. Укучылар өчен уңайлык, тынычлыкны бергәләп тудырыйк. Уңышлы тапшырсыннар иде имтиханнарын.
Сүз уңаеннан, бүген 27 майда – БДИ тапшыру көне, математикадан сынау уза.
График белән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев