Лениногорскида «Беренчеләр — җәяүле» чарасы узды
Лениногорск шәһәренең 10 нчы мәктәбендә «Беренче сыйныф укучылары — җәяүле» һәм «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Яшь инспекторлар хәрәкәтенә багышлау» дигән чаралар узды.
Лениногорск районында буенча Юл хәрәкәте иминлеге учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Чарага кунак булып «Незнайка» да килгән иде. Ул балалар белән бергә юлда килеп туган кыенлыкларны дөрес хәл итәргә өйрәтте.
Бәйрәм ахырында балалар юлда игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр.
Фото һәм мәгълүмат Зөлфия Рахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев