Лениногорскида бурычларын түләмәгән хатын-кызның автомобилен тоткарлаганнар
Кредит бурычлары булган хатын-кыз суд карары нигезендә 600 мең сум бурычын кайтарырга тиеш булган.
Әмма ул бурычын тиз генә түләргә ашыкмаган. Хокук сагында торучылар тарафыннан берничә тапкырлар кисәтелүгә карамастан, кредит түләнмичә калган.
Кисәтүләргә битарафлык күрсәтүченең банк исәбенә суд приставлары тарафыннан арест салынган. Әлеге хәлдән соң бурычлы хатын-кыз суд приставларының район бүлегенә шәхси кабул итүгә язылган һәм кабул итүгә шәхси автомобиленә-КИА Рио машинасына утырып килгән.
Суд приставы шунда ук аның автомобиленә арест салу турында карар чыгарган.
Бурычларын кайтарып бирү өчен аңа вакыт билгеләнгән. Хатын-кыз бурычын шушы вакыт эчендә түләмәсә, автомобиль сатуга куелачак һәм аннан килгән акча бурычларны каплауга тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев