Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида этләр күргәзмәсе узды

Лениногорскидагы этләр клубының юбилее уңаеннан, маэмайлар күргәзмәсе булды.

“Кара –Алтын 2021” Бөтенроссия этләр күргәзмәсе кысаларындагы  бу  чарага үзебезнең тирә-яктагы Әлмәт, Зәй, Бөгелмә кебек шәһәрләр генә түгел, Самара, Оренбург, Воткинск, Можга һәм башка бик күп җирләрдән маэмайлар һәм аларның хуҗалары җыелды.

Күргәзмәдә барлыгы 70 төрле токымдагы эт катнашты.  Монда ак төстәге Швейцария коллие, Тибет мастифы, дог, кечкенә генә чихуа-хуаларга кадәр бар иде. Күргәзмә этләрнең токымнарына карап өч рингка бүленде. Һәрбер рингның үз судьясы булды.

Күргәзмәдә катнашу – маэмаеңны җитәкләп билгеләнгән урынга килү генә түгел.  Дүрт аяклыларның хуҗаларына күргәзмә алдыннан бик күп төрле тикшерүләр үтәргә, аларны баштан аяк энә күзеннән үткәрергә кирәк. Иң мөһиме – этләрнең ветеринар паспорты булырга тиеш. Бу паспортта маэмайның сәламәтлеге, прививка, вакцина турында барысы да языла. Күргәзмәгә килгәч тә, эш башланганчы ветеринар контроле үтәләр, шуннан соң гына теркәлү номеры алырга мөмкин.

Күргәзмәнең төп җиңүчесе исеменә, Муфассо  кушаматлы Кери Блю терьер токымлы өч яшьлек “Казан егете” лаек булды.

Ильмира Гареева, Гүзәлия Нигъмәтзянова  фотолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев