Лениногорскида идарәче компания инженерына боз сөңгеләре өчен штраф билгеләнгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида идарәче компания инженерына боз сөңгеләре өчен штраф билгеләнгән

Боз кисәге бала өстенә төшкән

Лениногорскида Шашин урамындагы күпкатлы йортларның берсендә бишенче каттагы балконнан боз кисәге 6 яшьлек бала өстенә төшкән.

Баланы үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Аннан мәгълүмат прокуратурага бирелгән, республика Торак инспекциясенә дә җибәрелгән.

Прокуратура материалларын караганнан соң, инспектор «Центр ЖКХ и С» идарәче компаниянең баш инженерын гаепле дип тапкан һәм 4 мең сум штраф билгеләгән.

Шулай ук хокук бозуларны бетерү турында да белешмә бирелде.

Чыганак: https://web.telegram.org/a/#-1001927237936

 

 

 

 


Нет комментариев