Лениногорскида югары патогенлы кош гриппы сәбәпле, югары әзерлекле режим кертелде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида югары патогенлы кош гриппы сәбәпле, югары әзерлекле режим кертелде

Мондый боерыкны гадәттән тыш хәлләр комиссиясе чыгарган.

27 августтан 7.00 сәгатьтән югары әзерлекле режим кертелде.

Кош-корт тотучылар  борчуда. Социаль челтәрләрдә шәһәрдәге Кошчылык фабрикасында чыккан кош гриппы турында фикер алышалар.

Чөнки ветеринар-санитар таләпләр буенча, 5 км радиустагы кош-корт санын юк итү каралган. Лениногорскидан 5 км радиуста Тимәш, Савочкино, Дурасово, Вәли хуторы авыллары урнашкан. Әлеге территорияләрдә карантин: кош-корт сатылмый, сатып алу тыела.

Ветеринария таләпләре буенча, әгәр кошны һәм терлекчелек продукциясен куркыныч зонада калдырсаң , хуҗаның шәхси йорт ишегалдында яңа инфекция чыганагы барлыкка килергә мөмкин. Инфекция йорт кошларына кыргый кошлар  белән контактта булганда, шулай ук һава-тамчы юлы белән күчә.

Кайбер кагыйдәләрне истә тоту мөһим: куллану алдыннан кош ите 70 градустан да түбән булмаган температурада пешерелергә тиеш.  Йомыркаларны 6 минуттан да азрак пешермәскә кирәк. 70 градуста вирус үлә, кош ите продукциясе грипп вирусы белән йогышланган очракта да, җитәрлек күләмдә термик эшкәртелгән продуктлар куркыныч тудырмый.

Чи, чиле-пешле йомырка ашарга, аны пешермичә ниндидер соусларга кушу да ярамый.

 

 


Нет комментариев