Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида көннәр җылынуга бәйле рәвештә түбәдән кар һәм боз кисәкләре төшү куркынычы артты

Кышкы вакытта шәһәрдә хезмәт күрсәтүче оешмалар күпфатирлы йортларның түбәләрен кардан һәм боздан чистарту эшләрен алып баралар.

Торак-коммуналь хуҗалык үзәгендә әйтүләренчә, торак оешмалары кар җыю белән ныклап шөгыльләнә. Көн саен явым-төшемгә каршы көрәшкә 73 урам себерүче һәм 11 трактор чыга. Иң беренче ишегалды территорияләре, йортларга керү төркемнәре, тротуарлар. Һәм, әлбәттә, түбәләрне чистарталар, анда  шактый кар җыелган. Аларны 3 күтәрү агрегаты чистарта, кешеләр дә эшли.

Шулай да саклык чарасын үзегезгә дә күрергә кирәк, игътибарлылык сорала. 

Әгәр кызыл, сигнал ленталары һәм вакытлыча киртәләр куелган икән, димәк, ул җирдә йөрмәвегез хәерле.

Биналар яныннан узганда, асылынып торган боз сөңгеләренең булмавына инаныгыз.

Транспортны саклагыз. Автомобильләрне түбәләрдә кар җыелган биналарга якын  куймаска тырышыгыз.

Әгәр дә  үз йортыгыз түбәсендә куркыныч участок яки боз сөңгеләре күрсәгез, бу хакта кичекмәстән үзегезнең хезмәт күрсәтүче оешмага хәбәр итегез.

Менә Лениногорскида хезмәт күрсәтүче еошмаларның телефоннары:

«Жилсервис» - 8(85595) 4-30-89 
«Наш дом» - 8(85595) 2-80 -10
«Коммунальник» - 8(85595) 5-33-50
«Оникс» - 8(85595) 6-37-07
«Арго» - 8 (85595)  5-25-31
«Техника» - 8 (85595) 2-17-00
«Домстрой» - 8 (85595) 5-22-59

 

фото: ЖКХ и С


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев