Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган.

Ике кеше чирне читтә йоктырган, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өендә дәвалана», – диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше) һәм 60-70 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган. 9 пациент – 50-60, тагын сигезе – 18-30, дүртесе 70-80 яшьтә, икесе балигъ булмаган балалар һәм тагын берсе 80 яшьтән өлкәнрәк.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (48 очрак) алда бара. Биектау районында – өч, Чүпрәле һәм Нурлат районнарында – икешәр, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск һәм Саба районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда 9 305 коронавирус инфекциясе диагнозы куелган. 8 174 кеше (шулардан 46 кеше – узган тәүлектә) терелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев