Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида коррупция буенча тикшерүнең биш айлык нәтиҗәләре билгеле

Ришвәткә каршы бергәләп.

Шушы елның 5 ае эчендә уздырылган оператив-эзләү чаралары нәтиҗәләре буенча Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы 33 җинаять эше кузгатылган. Бу хакта коррупциягә каршы көрәш буенча чираттагы киңәшмәдә полиция начальнигы урынбасары Рафис Илалов хәбәр итте.

Хокук саклау хезмәткәре сүзләренчә, коррупциягә каршы көрәш эше Лениногорск прокуратурасы, Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Шәхси куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә алып барыла.

“Коррупцион-икътисадый җинаятьләр буенча җинаять эшләре кузгатылган, шуларның 30ы - коррупцион, 1се – икътисадый, 2се – салым юнәлешендә”, - ди ул. 

 “Әгәр элек коррупция җинаятьләре оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре мөнәсәбәтләрендә генә ачыкланса, бүген әлеге фактларны хәтта наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча да ачыкларга мөмкин. Икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә шушы елның  24 апрелендә 18 сәгать 20 минутта патруль хезмәте хезмәткәрләре һәм участковыйлар белән берлектә Лениногорскиның, Октябрь урамында «Фольцваген» чит ил машинасын тоткарлаган. Машина белән идарә итүче 1987 елгы ир-атка 1977 елгы гражданин наркотик саткан. Полиция хезмәткәрләре пүнәтәйләр катнашында булган вакыйга урынын карау барышында ике төргәк алганнар.
Эксперт белешмәсе буенча, ике төргәк тә наркотик чарасы булып тора. Шул ук көнне наркотик матдә сатучы гражданин Н. җинаять җаваплылыгына тартылудан качарга дигән нияте барлыкка килә. Һәм аны тоткарлаган полиция хезмәткәрләренә җинаять җаваплылыгына тартмас өчен 2 миллион сум күләмендә ришвәт бирергә тели.

Әлеге гражданинның тору урыны һәм гаражын карау барышында чит ил валютасында һәм сумнарда акча табыла. Ә үзен шәхси тикшерү барышында үсемлек матдәсе белән 10 данә фольгаланган төргәкле пластик банка алына. Аның җинаятьчел нияте, ягъни полиция хезмәткәрләренә ришвәт бирү ахырына кадәр җиткерелми”, - дип сөйләде үз чыгышында Рафис Илалов. 

Коррупция юнәлешендәге авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган 12 кеше ачыкланган, 8 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Судка барлыгы 7 җинаять эше җибәрелгән, 2025 елдан бер җинаять эше быелга күчкән. Икътисадый һәм коррупция юнәлешендәге җинаять эшләре буенча кайтарылган матди зыянның өлеше 100 процент тәшкил итә, 3 миллион сумнан артык күләмдә акча кире кайтарылган. 

Подполковник Рафис Илалов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Лениногорск Тикшерү комитетында коммерцияле ришвәт буенча җинаять эше тикшерелә. тагын ике факт буенча өстәмә эпизодларны ачыклау перспективасы белән, ТР 
Моннан тыш, ТР буенча Тикшерү комитеты тикшерүчеләрендә вазифаи затка ришвәт бирү факты буенча бер  эш һәм дәүләт бюджетына бәйле 4 эш бар, тиздән ул эшләрне судка җибәрәчәкләр.

 

фото: ЛМР сайтыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев