Лениногорскида янгын йортның түбәсен һәм эчке ягын юк итте
29 май көнне 10 сәгать 04 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә Лениногорскида, Свобода урамында, 23нче йортта янгын турында хәбәр килә.
Тиз генә, ягъни 3 минут эчендә янгын урынына янгын сүндерү частенең ике бүлекчәсе килеп тә җитә.. Йорт бүрәнәдән төзелгән була, 24 квадрат метр мәйданлы була. Әлеге йортны дача урынына кулланганнар.
Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала. Йорт тулысы белән эчке яктан яна торган була. Югары температура аркасында тәрәзәләр ватыла. Эчке якта көчле төтенчыга, бәхеткә, йортның эчендә беркем дә булмый. Янгынның күрше корылмаларга күчү куркынычы да бар иде, тик алар зыян күрмәде.
10 сәгать 23 минутта янгын сүндерелә.
Янгын йортның-дачаның түбәсен, чорманы юк итте, эчке ягына да зыян килде.
Беренчел сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.
Земляков Владислав, янгын күзәтчелеге профилактика бүлеге өлкән дознавателе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев