Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы ир-ат мошенниклар тозагына эләгүен соң аңлаган, акчаны күчергәч кенә

Лениногорскида яшәүче ир-атны дәүләткә хыянәт итүдә гаепле булуында ышандыру өчен мошенниклар тулы бер роман язарлык маҗаралар уйлап чыгарган.

Ир кеше үзенең мошенниклар тозагына эләгүен, кызганыч, бик соң аңлап алган. Бу вакытта инде ул күп суммадагы акчасын алар әйткән номерлар белән күчереп өлгергән булган.

Эш гадәттәгечә башланып киткән, аңа, үзен билгеле бер банкның куркынычсызлык буенча кураторы дип танытучы шалтыраткан. Ул зыян күрүченең исәбеннән билгесез кешеләр акча алырга һәм аңа кредит рәсмиләштерергә тырышалар, дип хәбәр итә.

Шалтыратучы шулай ук сезне дошман армиясенә ярдәм һәм Ватанга хыянәт итүдә гаепләячәкләр дип тә куркыткан. Аның сүзләренчә, ир-атка үзен реабилитацияләү өчен, шалтыратучылар белән  хезмәттәшлек итәргә кирәк. Лениногорскилы бу сүзләрдән куркып, "куратор" ның барлык шартларына да ризалашкан.

Бераздан аңа  “җинаять эшен тикшерүче”дән шалтырату килгән. Ул үз чиратында, бөтен җинаять схемасын аңлатып биргән, мошенниклар сезнең исемгә кредит рәсмиләштереп, дошман армиясенә ярдәмгә җибәрәчәк, шул сәбәпле мошенниклардан алда исәптә булган барлык акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәген әйткән. 

Угрылар законсыз рәсмиләштерелгән займны каплау өчен дә,  янә  кредит алырга кирәк дип ышандырган. Нәтиҗәдә ир кеше мошенникларга бер миллионнан артык акчасын күчергән, аларның шактый өлеше кредитка алынган акчалар.

Зыян күрүче эчке эшләр бүлегенә гариза бирергә килгәч, үзенең мондый хәлләр турында күп тапкыр ишеткәне барлыгын сөйли, әмма үз башына төшкәч, куркып-югалып калуын әйтә.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе - мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев