Лениногорскидан «Алмакай» җайдаклары Казахстаннан уңышлар белән кайтты
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидан «Алмакай» җайдаклары Казахстаннан уңышлар белән кайтты

Казахстанның Шымкент шәһәрендә «Тәңкә алу» Азия Чемпионаты булды.

Каран авылыннан "Алмакай" ат утарыннан җайдаклар -спортчылар Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Үзбәкстан, Монголия, Төрекмәнстан командалары белән көч сынашты.


Нәтиҗәдә, безнең спортчылар үзләрен лаеклы тәкъдим итте.
Айдан Хәйруллин, иң яшь катнашучы, ул 4 урында.
Нияз Галиуллин - 6 нчы урында, катлаулы программада иде.
Арслан Сахапов 5нче урын, катлаулы маршрутта иде, дип хәбәр итә "Алмакай".


– Киләсе елга дөнья Чемпионаты. Анда үзебезнең атлар белән барачакбыз. Безнең өчен җиңү мөһим түгел, ә катнашу. Тәҗрибә туплыйбыз, элемтәләр булдырабыз. "Татнефть "кә рәхмәт, шундый ярышларда катнашырга мөмкинлек биргән өчен, – ди "Алмакай" ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин.

Фото:  "Алмакай"


Нет комментариев