Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидан ике гаилә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов янына барды

Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым исеменнән иң яхшы гаиләләрне кабул иттеләр.

Ел саен оештырылучы бу чара инде унынчы тапкыр үтте. Быел республиканың төрле районнарыннан 47 гаилә хөрмәтләнде.

Лениногорскида әлеге чарада ике гаилә катнашты: Мансур Сарим улы Гыйльморадов белән Лилия Николаевна һәм Врублевский Игорь Сергеевич белән Стелла Леонидовна.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, кабул итүдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә – күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр, хезмәт династияләре яшәвен искәртте. Күп парлар алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр.

“Без Гөлсинә Әхәт кызы белән сезне – Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре вәкилләрен – Казан Кремле диварларында  сәламлибез. Безнең республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә яши - бу күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр, хезмәт династияләре. Күп парлар алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр. Сез ата-ананың искиткеч һәм җаваплы хезмәтен - бик яхшы балалар тәрбияләүне үз өстегезгә алгансыз. Безнең бурыч – традицион гаилә кыйммәтләрен һәм зур ныклы гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсен киң таратуны тәэмин итү", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, безнең республикада 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы химаясе астында уза. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кечегә милли мәдәни традицияләр, кыйммәтләр һәм туган тел тапшырыла.

Рөстәм Миңнеханов Лениногорск гаиләсенә Россия Федерациясенең дәүләт бүләген – дүрт бала тәрбияләүче Гыйльморадов Мансур белән  Лилия Николаевнага «Ата-ана Даны» ордены медален тапшырды.

Гаилә башлыгы Мансур Сарим улы билгеләп үткәнчә, гаилә бәйрәме республикада искиткеч традициягә әверелде. “Бу авыр вакытта гаилә ышанычлы таяныч урыны булып тора, - ди ул. - Быел безнең гаиләгә 23 ел булды, дүрт балабыз бар. Без алган медальләр - югары бүләкләр. Сер түгел, балаларны тәрбияләү - ата-аналардан фидакарьлек, сабырлык һәм үз-үзләрен тәрбияләүне таләп итә торган җаваплы хезмәт. Балага игелек, тырышлык кыйммәтләрен җиткерү мөһим. Без, ата-аналар, үз үрнәгебез белән көннән-көн бу кыйммәтләргә тугрылыкны исбатларга тиеш. Барлык гаиләләргә тынычлык, мәхәббәт, сәламәтлек һәм иминлек телим», - ди Мансур Гыйльморадов.

фото: https://rais.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/9035719.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев