Лениногорскилылар яңа футбол манежына «Яшьлек-Арена» дигән исем бирде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар яңа футбол манежына «Яшьлек-Арена» дигән исем бирде

Ачык тавыш бирү Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов каналында узды. Анда 941 кеше катнашты.

«Без бу объект өчен халык белән бергә «Яшьлек — Арена» исемен сайладык",-дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гирфанов.

Сайлау өчен 10 исемнән тәкъдим ителде. «Яшьлек-Арена»га - 346 тавыш. 2 нче урында «Триумф-Арена» -157 тавыш, 3 нче урында « Драйф-Арена “ - 130 тавыш. Ул шулай ук Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм республика Хөкүмәтенә Лениногорск проектына ышанганнары һәм аны гамәлгә ашыруга 150 млн нан артык акча бүлеп биргәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.

 "Бу Лениногорскида балалар спорты үсешенә зур өлеш кертә", - диде район башлыгы. «Юность» стадионы янында булачак яңа  футбол манежы. 
фото: ЛМР сайты


Нет комментариев