Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларны 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн-тавыш бирергә чакыралар

21 апрельдән иҗтимагый киңлекләр өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды.

Үз тавышыңны 12 июньгә кадәр порталда калдырырга мөмкин.

Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза. 

Лениногорскида тавыш бирүгә 4 объект – 4 иҗтимагый киңлек чыгарылган. Болар:

-    “Малыш” паркы

-    автовокзал янындагы скейт-парк

-    Ленин исемендәге мәйдан

-    Ленин проспекты (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр).

Иҗтимагый киңлекләрне сайлауда 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Моның өчен кулда смартфон һәм “Госуслуги” кушымтасы булу кирәк. 

Тавыш бирү zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында бара. 

Нәтиҗәләр һәр тавыш бирүгә бәйле – шәһәребезне төзекләндерүгә йогынты ясарга өлгерегез!

Лениногорскида тавыш бирү нәтиҗәсендә төзекләндерелгән парклар бар. Алар:  “Юбилейный”, “Яшьлек” һәм “Мәхәббәт” парклары.

"Юбилейный" – зур төзекләндерүдән соң шәһәрнең иң яраткан иҗтимагый киңлекләренең берсенә әверелде. Биредә зур бәйрәмнәр оештырыла. Биредә без  Яңа ел чыршысын кабызабыз, Яңа елны чараларын үткәрәбез, Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм итәргә җыелабыз. Биредә балаларга актив ял итү өчен уен корылмалары, скейт-мәйданчык бар.  
 
«Яшьлек» экстрим-паркын төзекләндерү нәтиҗәсендә яшүсмерләр һәм яшьләрнең самокатларда, велосипедларда йөрү өчен урын барлыкка килде.

“Мәхәббәт” паркы исә –  шулай ук матур, тыныч урыннарның берсе. Монда яшеллек күп, салмак кына су агышын күзәтергә була, балалар өчен уен мәйданчыгы да бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев