Лениногорскилыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелган
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелган

Лениногорскида мэриядә торак-коммуналь хезмәтләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдында халыкның бурычына кагылышлы киңәшмә узды.


Шушы елның 6 ае эчендә Лениногорск районы халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычы 185 миллион сумнан артып киткән.

“2021 елның 7 ае эчендә 359 судка кадәрге дәгъва, бурычларны түләттерү буенча 246 иск бирелгән. Суд приставларына кабаттан  1 миллион 308 мең сумга 12 приказ бирелгән. Суд приставлары аша 605 мең сум түләттерелгән. Шулай ук 634 бурычлы кеше административ комиссиягә чакырылган”, - дип сөйләде Башкарма комитетның икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова.
Бурычлылар белән эш дәвам итәчәк.

 


Нет комментариев