Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы батыр уллар үстергән әниләрне яңа ел белән котлады

Шәфкатьлелек күрсәтү

2026 елга керергә санаулы көннәр калып барганда, Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы шәһәребездә яшәүче, батыр уллар үстергән әниләрне яңа ел белән котлады.

205 ел – Ватан сакчылары елы иде бит. Котлаган әниләрнең уллары  кайнар нокталарда хезмәт иткән.

“Ак калфак” оешмасының җитәкчесе – Тәслимә Рафикова Кыш бабай булып, шушы оешма вәкиле – Лилия Афандиева Кар кызы булып киенгәннәр дә әниләр янына чыгып киткәннәр.

Гөлсем апа Галимованың ике улы да кайнар нокталарда хезмәт иткән. Олысы – Әфганстанда, кечкенәсе – Чечняда. Исән-сау хезмәт итеп кайтканнар.

“Безнең яңа ел бүләген шатланып кабул иттте 79 яшьлек Гөлсем апабыз. Киләсе ел аңа сәламәтлек алып килсен дип теләдек”, - ди Тәслимә Рафикова.

Машина (рульдә – Наил исемле дуслары) Кыш бабай белән Кар кызын чираттагы әни янына алып килде. 40 елдан артык балаларга белем биргән Динә Вәгыйз кызы Гатина. Ул 88 яшен тутырган, кызы белән кияве хөрмәтендә  яши.  Динә әби дә бик шатланган, хәтта Кыш бабайга шигырь дә сөйләгән.

“Ак яулыклы әниләрне дә котлыйсыбыз килде. Ак яулыклы әниләр дигәндә, “Ак калфаклы” Сәрия Әшрәфовнаның әнисе – Өммелҗинан әби турында әйтми мөмкин түгел”, - ди Тәслимә ханым.

5 бала әнисе Өммелҗинан әбигә 98 яшь икән. Кунакларны елмаеп каршы алган, рәхәтләнеп фотоларга төшкән, соңыннан җыр да башкарган.  “Сокландырды ул безне. Ходай сәламәтлек бирсен аңа”, - ди Тәслимә ханым.

 

фотолар: Т. Рафиковадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев