Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее булачак күргәзмә өчен шәхси фотолар, шәхси әйберләр тапшыруны сорый
Җиңү юбилеена – чын күңелдән эшләнгән күргәзмә
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее 9 майга “Алар Ватан өчен көрәштеләр” дигән зур күргәзмә оештырачак. Ул музейның икенче катында ике күргәзмә залында урнашачак, дип сөйли музей белгече Айгөл Рәхмиова.
Музей фондларыннан уникаль экспонатлар: ветераннарның шәхси әйберләре, трофейлар, фотосурәтләр һәм документлары күрсәтеләчәк. Залларның берсендә сугыш вакытында кешеләрнең тормыш мизгелләре күрсәтеләчәк. Мәсәлән, тылдан җибәрелгәнгә охшатып ясалган олау кую планлаштырыла.
Күргәзмәгә килүче һәркем һәм лениногорскилыларга чын мәгънәсендә якын булсын өчен, музей хезмәткәрләре күргәзмә өчен ветераннарның шәхси фотоларын һәм алар белән бәйле тарихны тапшыруны сорый. Күргәзмә тәмамланганнан соң барысы да хуҗаларына кире кайтачак.
- Күптән түгел музейда оештырылган “Шундый һөнәр бар: Ватанны якларга” дигән күргәзмәсен бөтен дөнья белән җыйдык - бик күп шәһәр халкы безгә булышлык күрсәтте, чын-чынлап эксклюзив экспонатлар тупланды. Шулай булыр дип уйлмаган идек, - ди музей методисты Айгөл Рәхимова. - Бу күргәзмәне дә бөтен халыкныкы итәсе килә. Исегезгә төшерәбез, 9 майда Лениногорск туган якны өйрәнү музееның Хәтер залына керү бушлай булачак.
Хәтер залының эш вакытын 885595 – 5-05-91 телефоны буенча яки музейның рәсми төркемендә белешә аласыз.
фото: музейдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев