Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре зиратта чистарту үткәрде

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Без чисталык өчен» Бөтенроссия өмә атнасына кушылды.

Музей белгечләре Лениногорск шәһәренең православие зиратында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең 10 каберен коры үләннән һәм яфраклардан чистарттылар.

- Безнең музейны 1985 елда шәһәр ветераннары ачкан, без Яңа Писмән һәм Шөгер районнары солдатлары турында мәгълүмат туплыйбыз. Шуңа күрә акциядә катнашу безнең өчен мөһим иде. Бу безнең бабайларыбызга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү, - ди музей белгече Айгөл Рәхимова.

Исегезгә төшерәбез:  Лениногорскиның  Туган якны өйрәнү музее 9 Май алдыннан Хәтер дивары өчен ветераннарның фотоларын кабул итә. Ул «Алар Ватан өчен көрәштеләр» күргәзмәсенең бер өлеше булачак, аны 9 майда барлык теләүчеләр дә бушлай карый ала.

Шулай ук Җиңү көнендә лениногорскилылар Туган якны өйрәнү музееның Хәтер залына бушлай керә  алалар.

Хезмәткәрләр искә төшергәнчә, музей сайтында «Үлемсез полк сөйли» дигән махсус бүлек бар, анда Лениногорск районы солдатларының тарихлары бастырыла. Теләгән һәркем үз ветеранының тарихын  эл почтага: lkm_leninogorsk@mail.ru  җибәрә һәм ул сайтта бастырылачак.

 

фото: музейдан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев