Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Лениногорскнефть" идарәсендә "Алга" хоккей командасын котлау тантанасы узды

“Лениногорскнефть” идарәсендә “Алга” хоккей клубын, Бердәм эшче хоккей лигасының өченче сезон вице-чемпионнарын котлау тантанасы узды.


“Алга” хоккей командасы хезмәткәрләрнең зур теләге һәм “Лениногорскнефть” идарәсе җитәкчелеге ярдәме белән оешкан иде, командага узган елның декабрендә 10 ел булды.

Бүген аның составында идарә хезмәткәрләре генә түгел, Лениногорскиның башка нефть предприятиеләре хезмәткәрләре дә уйный. Аларның һәрберсенә хоккей – уен гына түгел, көчле энергия, спортчыларны һәм җанатарларны берләштерүче көч. Узган эшче хоккей лигасы сезонында “Алга” көчле “Мастер” дивизионында үзен лаеклы итеп күрсәтте.

Уенчыларга рәхмәт сүзләре белән “Татнефть” компаниясенең директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов мөрәҗәгать итте:
-    Озак вакыт дәвамында командада  “Лениногорскнефть” идарәсе хезмәткәрләре уйнады. Җанатарлар белән тулы трибуналар сезнең уңышка һәрвакыт ышанды. Һөнәри осталык өчен, җиңүгә омтылышыгыз өчен рәхмәт сезгә, - диде ул.

“Алга” командасы капитаны Сергей Криворотов үз чиратында идарә җитәкчелегенә һәм идарә коллективына ышаныч һәм хуплаулары өчен рәхмәтен җиткерде.
Команданың барлык уенчылары Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев