Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лилия Батталова һәм Алсу Гарипова - гомерләрен укытучы хезмәтенә, балалар тәрбияләүгә багышлаганнар

Зәй-Каратай мәктәбенең хөрмәткә ия укытучылары, бүгенге көндә лаеклы ялда булган – Лилия Мирсәет кызы Батталова һәм Алсу Агым кызы Гарипова гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Алар икесе дә гомерләрен укытучы хезмәтенә, балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлаганнар. Бик күп-күп балаларны укытып, олы тормыш юлына чыгарганнар. Ул балалар инде тормышта үз урыннарын табып, әти-әни булып, олыгаеп гомер итәләр. Бүген дә алар укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерәләр. 

90 яшен билгеләп үтүче Лилия Мирсәет кызы – тумышы белән Самара өлкәсеннән, укытучылар династиясеннән. Авыр сугыш еллары ачысы аның башыннан уза. Әтисе Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк яу кырына китә. Әнисе 4 бала белән кала. Биш яше дә тулмаган кызчык башка балалар белән бергә алабута, ат кузгалагы җыеп йөргәннәр. “Миңа икмәк бик кадерле. Шул ачлык еллары гел күз алдымда”, - ди Лилия апа.

7 класстан соң мәктәптән бары 4 укучыны гына Самара өлкәсе педучилищесына укырга җибәрәләр. Лилия апаны аны уңышлы гына тәмамлый һәм эшкә кергәч,  читтән торып институтта белем ала. Шулай җәй аенда туганнарына Лениногорскига кунакка кайта. Аңа Зәй-Каратай мәктәбендә эш тәкъдим итәләр. 9 ел рус теле һәм әдәбияты укыта, калган елларда исә башлангыч сыйныф укытучысы булып, балаларны, үз эшен  яратып 48 ел да 6 ай һәм 1 көн эшли.

“Мәктәп минем икенче өем булды. Тормышымны мәктәптән, балалардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Балалар да мине яратты, хөрмәт итте. 90 яшемә дә шалтыратып котладылар, хәлләремне белешеп торалар, барчасына да зур рәхмәт”, - ди Лилия апа. 

Хезмәттәшләре аның турында ул яхшы психолог иде, балаларга белем бирүдән тыш, хезмәткә дә тәрбияләде, эшкә өйрәтте, диләр. Матурлык, хезмәтне ярату аның үзеннән килгән. Бакчасында күз явын алырлык чәчкәләр үстереп гомер итә. Тәрәзә төбендә дә матур гөлләр үсә аның, ди Алсу Гарипова. “Лилия апа колмак белән ипи пешерергә мине дә өйрәтте. Ә аның ипиләре шундый кабарган була, тәмле күмәчләр була иде”, - ди Алсу ханым.

Алсу Агымовнаның педагоглык стажы – 45 ел. Ул да бөтен җанын, күңелен биреп хезмәт иткән укытучы. Максатчан, таләпчән, һәр эшне намус белән башкарып эшләгән педагог ул. Укучыларга математика дөньясы серләрен төшендергән, алар ныклы белем алсын, имтиханнарын уңышлы тапшырсыннар дип янып-көеп йөргән. Һәр эшкә иҗади якын килә белүе, рухи байлыгы укучыларга һәм хезмәттәшләренә үрнәк булып торган. “Зәй-Каратай мәктәбе укытучыларының балаларны олы тормыш юлына чыгаруда өлешләре зур. Безне укыткан укытучылар да шундыйлар иде”, - ди Алсу Гарипова. 

“Минем өчен иң зур хөрмәт – дусларымның, хезмәттәшләремнең, укучыларымның җылы сүзләре. Әле менә 70 яшемә дә бер кочак открытка-котлау алдым. Һәрберсендә җылы эчтәлекле котлаулар. Барысына да зур рәхмәт”, - ди Алсу Агымовна.  

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев