ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов: Татарстан Россиянең яңа пилотсыз икътисады үзәкләренең берсе булырга тиеш

Россия һәм Кытай нәтиҗәле хезмәттәшлек булдырырга сәләтле.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да «РОСТКИ» форумы кысаларында оештырылган «Түбән биеклек икътисады: шәһәр мобильлегенең яңа контуры» түгәрәк өстәле эшендә катнашты.

Түбән биеклек икътисады – ул дроннар һәм пилотсыз системалар ярдәмендә һава киңлегендә коммерцияле эшчәнлек башкару.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, түбән биеклек икътисады – технологик үсешнең иң перспективалы юнәлешләренең берсе, анда Россия һәм Кытай бүген чын мәгънәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм партнерлык булдырырга сәләтле.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, бүген Россиянең 28 субъекты территориясендә пилотсыз авиация системалары буенча 11 эксперименталь хокукый режим гамәлгә ашырыла. Аларны гамәлгә ашыру чорында Россиядә 140 меңнән артык очыш башкарылган. Барып җитүе авыр булган районнарга йөкләр китереп җиткерү, авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртү, очышларны цифрлы модельләштерү буенча төрле механизмнар эшләнгән. Әйтик, «Иннополис» махсус икътисади зонасында эксперименталь-хокукый режим эшли, анда яңа технологияләрне һәм бизнес-модельләрне реаль шартларда тикшерергә мөмкин.

"Татарстан автономияле системаларны үстерү буенча планлы эш алып бара. Пилотсыз очкычлар сәнәгать предприятиеләре тарафыннан файдаланыла. Авыл хуҗалыгында да технологияләргә ихтыяҗ бар: 2026 елда 100 мең гектар эшкәртү планлаштырыла. Янгын иминлеген мониторинглау һәм урман утыртмаларын законсыз кисүләрне ачыклау өчен Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында 37 берәмлек пилотсыз система бар», - диде республика Рәисе.

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев