Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ни хәлләрдә яши картлар йорты?

Еш кына кешеләр белән аралашканда: “Лениногорскида картлар йорты бармыни?”- дигән гаҗәпләнү катыш сорауны ишетергә туры килгәне бар. Ә бит безнең шәһәрдә Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты ачылганга инде 23 ел.


 Әлбәттә, ятим балалар,караучысыз калган өлкәннәр турында сүз барганда, бу күңелне сөендерә торган сан түгел, әмма әлеге йортта язмышның ниндидер четерекле-катлаулы борылышлары сәбәпле япа-ялгыз, караучысыз калу, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуы аркасында шушы түбә астында үзләренә җылы куыш тапкан 80 гә якын кеше яши!

Әйтергә кирәк, аларның берсе дә “картлар йортында тумаган”, шуңа да һәрберсенең үзе яраткан шөгыле, ризыгы, киеме, китабы бар. Шул исәптән, һәркайсысының картлар йортына килеп эләккәнче тупланган яки язылган язмышлар китабы да! Шуңа күрә дә, биредә эшләүчеләр - гади социаль хезмәт күрсәтүче, няня, мунчачы яисә ашханә хезмәткәре генә түгел, беренче чиратта, үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белүче психологлар да булырга тиеш!

Интернат-йортта яшәүчеләрнең 32се-урын өстендә ята яки коляскада гына утыра, билгеле сәбәпләр аркасында, бу сан берничә кешегә артырга –кимергә мөмкин, әмма, күз алдыгызга китерегез: өегездә урын өстендә озак авырып ятучы  бер генә кеше булса да, бу бөтен гаиләнең тормыш рәвешен үзгәртә! Картлар йортында исә, һәр катка бер, бик уңышлы очракта - ике карап-юып торучы була. Әйе, күңел өчен дә, физик яктан да авыр булган мондый эшкә килергә атлыгып торучылар юк дәрәҗәсендә...

Шулай да, биредә чисталык хөкем сөрә дип әйтү - арттыру да, уйдырма да түгел. Бүлмәләр төзекләндерелгән, якты тәрәзәләрдә зәвыклы челтәр-пәрдәләр, “Күңелдә тәртип булсын дисәң - өеңдә тәртип урнаштыр,” - дип юкка әйтмәгәннәр бит!

Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тормышының иң куандырган өлеше - кыен хәлдә ялгыз калып та, киләчәкнең матур буласына өметләрен җуймыйча, пар канатын табып гаилә коручылар. Өлкән яшьтә яки физик мөмкинлекләр чикләнгән булу гына кешене мәхәббәт дигән матур хистән аралап кала алмый бит! Узган елга кадәр андыйлар нибары ике генә  пар булса, быел исә дүртәү булдылар. Алар арасыннан, бигрәк тә, тәртип яратучы, тыныч холыклы Николай һәм җырга-моңга гашыйк Раиса, кул эшләре остасы Зөһрә һәм аның “яңа пешеп табадан гына төшкән” оек- бияләйләрен ихластан презентацияләргә яратучы Рәмис игътибарга лаек.

Шунда яшәп эшләү. Әйе, картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Үз өемдә - үз көем!”дип, бәйрәмнәрдә берләшеп, кайгыларны уртаклашып яшиләр, бу урында “иде” дип тә өстәп куясы килә, чөнки ипле-җайлы гына барган тормышка короновирус дигән афәт яный башлады. Шул сәбәпле, 27 нче апрельдән интернат-йорт консервациягә ябылды, биредә эшләүчеләр июль башына хәтле, гаиләләрен ташлап, бала-чагаларына кем-каян караучы табып, картлар йортында яшәп эшләде. Шунысын әйтергә кирәк, “таҗлы” вирус, биредә яшәүче бер генә кешегә дә чәнти бармак очы белән дә кагылмады. Бу бит монда эшләгән шәфкать туташлары, карап-юып торучылар,  ә иң беренче чиратта, инвалидлар һәм картлар интернат-йортын җитәкләүче Наталья Менжаеваның шәхси тырышлыгы дигән сүз.


 Исламия Галимова

Тулырак "Заман сулышы" газетында
      

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев