Латыйповлар гаиләсен мәдәният-сәнгатькә булган мәхәббәт очраштырып, кавыштырган.
Башкаларга татулык-бердәмлек үрнәге булып гомер иткән, булдыклы-акыллы балалар тәрбияләп үстергән бу гаилә бүген дә шәһәр һәм районыбызның мәдәни тормышында кайнап яши.
“Без Камил белән бер-беребезне балачактан ук белә идек, әнием мине 9 яшемдә Лениногорск Мәдәният сараенда эшләүче “Сувенир” дип аталучы бию түгәрәгенә яздырды. Безнең түгәрәкнең җитәкчесе үз һөнәренә бөтен күңеле-йөрәге белән бирелгән, бар белгәнен безгә – укучыларына җиткерергә әзер торучы Рәшит абый Диякаев булды. Камил исемле малай белән без шунда танышып, дуслашып киттек, парлы биюләрдә безне бергә куялар иде. Бала гына булсак та, шул вакытта ук без бер-беребезне үз иттек, мин аны хәтта балачак мәхәббәте дияр идем”,- ди Ольга Латыйпова.
Шәһәребездә истәлекле көннәр, даталар уңаеннан, бездә яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, традицияләренә багышлап, бәйрәм чаралары, концерт программалары даими үткәрелеп тора. Аларның берсе дә төрле милләт биюләрен үзе генә һәм бию төркеме составында да башкаручы, һәрвакыт елмаеп-көлеп торган, ягымлы йөзле, дөньяга зур-якты күзләре белән балкып караучы Ольга Латыйповадан башка узмый. Ольга ханым үзе әйткәнчә, ул төрле милләтләрнең үзләренә генә хас бер матурлык, зәвыклылык биреп торучы киемнәрен киеп, халык биюләрен биергә ярата.
“Биюләр генә түгел, мин милли бәйрәмнәр, йолаларны бик яратам, аларга багышлап уздырылган чараларны оештыруда теләп катнашам, алып та барам. Чыгыш ясарга чакырсалар, бик рәхәтләнеп чыгыш ясыйм. Репертуарымда керәшен, татар, рус, мари, мордва һәм башка милләтләрнең җыр-биюләре бар. Мине аларның милли костюмнары гына кызыксындырмый, һәрберсенең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, телләре белән дә кызыксынам. Лениногорск төрле милләтләр яшәүче шәһәр булгач, минем өчен бөтенесе үземнеке. Үземне “мин шушы милләттән” дип, әйтү дә дөрес булмас, чөнки нәселебездә төрле милләт каны бар. Халык җырларын яратам, әмма бию ничектер якынрак. Тормыш иптәшем Камил дә балачагыннан сәнгатькә тартылган кеше, ул да шәһәребезнең мәдәни тормышыннан читтә калмый. Әмма хәзер күбрәк тамашачы яисә минем чыгышларымны куәтләүче буларак катнаша. Билгеле, иң беренче тәнкыйтьче һәм киңәшләр бирүче дә ул, озак еллар дәвамында нефтьче оешмаларда эшләде, һәрвакыт белемен арттыру өстендә тырышты, әле хәзер дә укуын дәвам итә”,- ди Ольга Латыйпова.
Камил белән Ольга 1990 нчы елда гаилә корганнар. Менә шулай балачактан бөреләнеп килгән матур хисләр, алар кыз белән егет булгач чын мәхәббәткә әверелгән. Алар үзләренең ничек итеп яшь чакта бер-берсен көтеп алуларын кызык итеп искә төшерәләр. Ольга урта мәктәпне тәмамлагач Мәскәүдә И. М. Губкин исемендәге нефть һәм газ институтына укырга кергән һәм 5 ел дәвамында шунда белем алган.
“Мин башта Камилнең армия сафларында хезмәт итеп кайтуын көттем. Армиядән кайткач, Камил минем институтны тәмамлап кайтуымны көтте. Дүртенче курстан соң каникулга кайткач, әни миңа, кызым, вакыт җитте, сиңа тормышка чыгарга кирәк, диде. Укуны бөтенләй үк бетерә алмадым, без өйләнештек, аннан мин тагын бер ел укып диплом алып кайттым. Экономика факультетында укыдым, туган шәһәремә кайткач, халык телендә “венгерский завод” дип йөртелгән хезмәт оешмасына эшкә кердем. Тагын шунысын да әйтми калдыра алмыйм, Мәскәүдә укыган шул биш ел – минем үзешчән сәнгать белән шөгыльләнми торган бердәнбер елларым булды”,- ди үзешчән артист.
1993 нче елларда Ольга Латыйпованы 32 нче һөнәри училищега экономика белеме бирергә дә чакырып алганнар. Ул педагог буларак та үзен сәләтле, үсмерләр дөньясын аңлый белүче остаз итеп күрсәткән. Биредә дә экономика фәне бирү белән генә чикләнмәгән, шәкертләре белән төрледән-төрле дәрестән тыш чаралар, бәйрәмнәр оештыруда катнашкан.
Завод эшләүдән туктагач, Ольга Латыйповага һөнәрен бөтенләй башка юнәлешкә алыштырырга туры килгән, ул 11 нче янгынга каршы хезмәт бүлегенә янгын куркынычсызлыгы инспекторы булып эшкә урнашкан. Унбиш ел дәвамында шунда хезмәт итеп, “За отличную службу” медаленә, күп санлы грамоталар, мактау һәм рәхмәт хатларына лаек булган.
“Менә шулай көндез – погоннар таккан инспектор, ә кичен – үзешчән артист, үзешчән сәнгатьне ташлау уе башыма да кергәне булмады. Ул вакытта мин шәһәребезнең талантлы биюче һәм педагогы Кристина Азова оештырган, өлкәннәрнең “Леди” бию түгәрәгендә шөгыльләнә идем. Без бал биюләре өйрәнеп, алар белән төрле чараларда чыгышлар ясый идек. Регионара, республика бәйгеләрендә дә катнаштык, аларда 1 нче, 2 нче урыннарга лаек булдык. Бүгенге көндә Мәдәният сараенда Татьяна Бутинова җитәкчелегендәге “ Бәхет телибез” ансамбленә йөрим, элеккегечә үк шәһәр һәм район халкы өчен чыгышлар ясыйбыз”,- ди ул.
Тормыш иптәше Камил белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, икесенә дә югары белем биргәннәр. Аларның үз гаиләләре, уллары Роман әти-әниләрен инде оныклы да иткән. Ә кызлары Софья – әти-әнисе сыман, мәдәният-сәнгать кешесе. Ул аеруча сынлы сәнгатьне ярата, картиналар иҗат итә, балчыктан әвәләп сыннар ясый. Белеме буенча – башлангыч сыйныф мөгаллиме, гаиләсе белән чит илдә яши.
Латыйповлар гаиләсе – тормыштан тәм табып, башкаларга да яшәү көче биреп торучы гаилә. Кеше гомеренең гел бәйрәмнән генә тормавын белеп, хезмәт урыннарында тырышып эшлиләр, ә бәйрәмнәрне бергәләшеп, онытылмаслык күңелле итеп үткәрәләр.
Исламия Галимова
Нет комментариев