Лениногорск үзәк район хастаханәсе коллективы яңа кадрлар белән тулыланды.
Яңа табиблар барлыкка килү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Медицина кадрлары» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Август ахырында хастаханәләрдә яңа табиблар эшли башлады, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.
Хәйров Рафаэль Рәдис улы – стоматолог-табиб. 2024 елда «Реавиз» медицина университетының (Самара) «Стоматология" белгечлеген тәмамлаган. Үзәк район хастаханәсенә килгәнче Казанда санитар хезмәткәр, аннары бер елга якын табиб‑стоматолог булып эшли. 2026 елның августыннан Рафаэль Рәдис улы Лениногорск үзәк район хастаханәсенең стоматология поликлиникасында пациентларның сәламәтлеген һәм елмаюларын сакларга булыша.
Төхвәтшина Лениза Руфат кызы – клиник лаборатор-диагностика табибы. 2009 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, 2010 елда махсус интернатура узган. Зур эш тәҗрибәсе бар: 4 ел дәвамында Пенза өлкәсе Кузнецк шәһәрендә һәм Уфада белгечлеге буенча булып эшли.
Лениза Руфат кызы гаиләсе белән Лениногорскига 2026 елда күчеп килә. Ире белән ул һәм кыз тәрбиялиләр.
Командада тулылану – Лениногорск районында медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту өчен яңа мөмкинлекләр.
Нет комментариев