Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Питрау: җәй, чәчәкләр, такмаклар бәйрәме - Федотовка авылында Питрауны билгеләп үттеләр (+ бик күп фотолар)

Менә ничә еллардан бирле районыбыздагы бердәнбер керәшен авылы – Федотовка халкы үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен онытмыйча, ямьле итеп Питрау бәйрәмен үткәрә.

Быелгысы аеруча җылы хисләргә, очрашу-күрешү хисләренә, үткәннәрне искә алу тәэсирләренә бай иде. 12 июльдә узган Питрау бәйрәме – авыл бәйрәме генә түгел, ә шушы авылда туып-үскән, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) тууына 85 ел тулуны да үз эченә алды, шулай ук Федотовка мәктәбен 1971 елда тәмамлап чыккан классташлар очрашуы да шушы көндә узды.

Бер көндәге әлеге чаралар бер-берсенә бәйләнгән, аларның нигезендә туган якны ярату, хөрмәт итү, гореф-гадәтләрне онытмау һәм милләтләр дуслыгы тора. Элегрәк Питрау уеныннан кайтканда, кызлар кырдан унике төрле чәчәк җыйганнар һәм ырым буенча, шул чәчәкләрне мендәр астына салып: “Унике кырдан – унике төрле чәчәк, унике җегет! Миңа язганы төшемдә күренсен”, – дип әйткәннәр һәм иртә белән күргән төшләрен юраганнар. Федотовка авылы кызлары хәзер болай юрамаса да, үсеп килүче буын керәшен халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен белеп үсә.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре (мәдәният йорты җитәкчесе – Людмила Афанасьева), шушы авылның кабатланмас ансамбле – “Аланлык” ансамбле (ансамбль җитәкчесе Людмила Афанасьева) боларны оныттырырга юл куймый. 

Керәшеннәр  бәйрәмнәре нигезендә мәҗүсилек билгеләре, Табигать-Ананы олылау, аңа табыну, аның күңелен күрергә тырышу кебек бик матур һәм зур мәгънә ята.  Бәйрәмне зурлап үткәрмәдек, гади генә узды, дип әйтеп, федотовкалылар тыйнаклык күрсәтә. Кая инде ул зурламасыннар? Нык әзерлекләре, тырышлыклары күренеп тора. Мәдәният йортының тышкы ягы да, эчке ягы да матур итеп бизәлгән, бар җирдә чәчкәләр һәм милли чигү үрнәкләре белән сөлгеләр дә күп эленгән, милли стильдәге күргәзмәләр дә бар. 

Шулай ук мәдәният йорты янында классташлар очрашуына стенд ясалган. Мәдәният йорты каршында, ачык һавада мул итеп табыннар әзерләгәннәр, нинди төрле генә ризык юк.  

Федотовка авылында бәйрәм буласы көн алдыннан, кичке якта болыннардан махсус чәчәкләр җыеп кайтып, бәйрәмдә “Иң матур букет” конкурсы оештырылган. Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук каен себеркесе дә бәйләгәннәр. Ул, әлбәттә, төрле хуш исле үләннәр кушып ясалган. Питрау бит ул җәй, чәчәк, үләннәр бәйрәме буларак үткәрелә. 

Җырлар, такмаклар, уеннар, конкурслар белән гөр килеп узды Питрау. “Аланлык” ансамбленең керәшеннәргә генә хас үзенчәлекле моңнары, Виталий Федоровның гармунда үзе иҗат иткән көйләрен уйнап, Нина Ивановнаның аңа кушылып җырлавы да  - болар барысы да матур иде, бәйрәмне бербөтен итте.

Федотовка мәктәбендә озак еллар педагог булып эшләүче, туган як тарихы музее җитәкчесе, авыл язмышы белән яшәүче Александр Григорьев Питрауга кагылышлы хатирәсен искә төшерде:

“Элек авылда әби-бабайлар бер тәкәне Питрауга дип, алдан тамгалап, аны үстереп, бәйрәмгә тәкә суялар иде. Аннары болынга төшеп, туган-тумача, нәсел-ыру белән җыелып, матур итеп бәйрәм итәләр иде”, - диде. Ул Федотовканың байлыгы –  чишмәләре турында да әйтеп, килгән кунакларга, авылдашларга соңгы елда ясалган “Питрау” чишмәсен күреп китәргә тәкъдим итте.

Тормышта үзеннән соң чорлар онытмас тирән эзе калдырган шәхесләр бар. Туган җире аларны беркайчан да онытмый, кадерле ядкәр итеп күңел түрендә саклый. Федотовкалыларның Гәрәй Рәхимне искә алулары турында әйтүем. Хәер, Гәрәй абый үз тамырларын-керәшеннәрен беркайчан да онытмады.  Исән булса, шушы елның 15 июлендә 85 яшь тулган булыр иде.

Шушы чарада катнашкан, Федотовка авылы өчен бик күп эшләр башкарган, хәзер дә авылны яратып, аның өчен җан атып торган Лениногорск Мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе Люция Ильина әйтүенчә,  Гәрәй Рәхим һәрвакыт  олы җанлы, мәрхәмәтле, Федотовканың алтын баганасы булып гомер итте. 

“Тыштан караганда холкы-фигыле белән ул шаян, җиңелчә карашлы кебек иде. Ләкин һәр уй-фикерен тирән итеп әйтә белгән, философик фикерле олпат язучы иде. 1960нчы елларда Равил Фәйзуллин кебек шагыйрьләр белән халык мотивларын шигърияткә кертеп, бер төркем булып, алар татар әдәбиятында алдан баручылар иде”, - дип искә алды Люция ханым үзенең чыгышында.

Әлбәттә, “Чишмә” берләшмәсе шагыйрәләре дә әлеге чараның хөрмәтле кунаклары булды. Шагыйрә, композитор, җырчы Гөләндәм Кәбирова, шагыйрә, 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина зур тәэсирләр белән кайтканнар. “Минем Питрау бәйрәмендә Зәйдә булганым бар иде, ә менә үзебезнең районда, Федотовка авылында беренче тапкыр гына. Питрауны күрәсем килә иде. Бик матур оештырганнар, керәшеннәр ачык йөзле, кунакчыл икән”, - ди Фәридә Зөфәровна. 

 Гөләндәм Зәкиевнаның хис-кичерешләре мулдан. “Шулхәтле яхшы оештырганнар. Клуб директоры Людмила ханым, Виталий һәм Нина Федоровлар, Александр Григорьев – уртак тырышлыгы белән искиткеч бәйрәм килеп чыкты. Ул җырлар, ул уеннар дисеңме, тирә-якның бизәлеше дә ямьле иде. Чакырулары өчен зур рәхмәт”, - ди. Гөләндәм Кәбирова буш кул белән бармаган, үзенең матур җырларын башкарган, арада берсе – Гәрәй Рәхим сүзләренә “Оныттың бугай” җыры. Ул әлеге җырга инструменталь аранжировкалар ясадым, ди. 

Ул каен себеркесенә хуш исле үләннәр кушып бәйләүдә кимен куймаган, аңа беренче урын биргәннәр.  

Шушы авыл бәйрәмендә Гәрәй Рәхимнең бертуган сеңелесе – Люция апа сүзләре белән әйткәнчә, бердәнбер каны, даны – Вера Васильевнаның катнашуы да зур хөрмәт билгесе. Ул туганының 1980 елларда газетта басылган шигырьләрен укыган. Авыл китапханәсе исә Гәрәй Рәхим китапларыннан күргәзмә оештырган.  

 

фотолар: Федотовка мәдәният йортыннан, Гөләндәм Кәбировадан

Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 17 июль санында булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев