Рәссамнардан Лениногорскига бүләк: кырыктан артык картинада туган ягыбыз чагылышы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәссамнардан Лениногорскига бүләк: кырыктан артык картинада туган ягыбыз чагылышы

10 августтан 20 августка кадәр безнең Лениногорск республиканың иҗат-сәнгать башкаласы булды. «Нефть Барбизоны» III төбәкара пленэрында катнашучылар Лениногорск атмосферасында аның чагылышын картиналарда сурәтләделәр.

Рәссамнар үзләренең тәмамланган эшләрен шәһәргә тапшырдылар. Һәм һәр автор үз карашын, шәһәребезнең  яраткан урыннар турында күрсәтте.Пленэр-симпозиум Татарстанның халык рәссамы, проектның авторы Мөдәррис Минһаҗев җитәкчелегендә узды.

“Менә өченче тапкыр Россиянең төрле төбәкләреннән килгән рәссмнарны Лениногорск үз җирендә каршы ала. Бу юлы безнең пленэрның исеме “Нефть Барбизоны” дип атала. Лениногорскида яшәп, матур картиналар иҗат итүче рәссам Мәснәви Хәертдинов шулай дип әйтергә яраткан. Чыннан да, Лениногорск төбәгенә сокланмаслык мени? Минем өчен Лениногорск бик якын. Мин монда 20 ел яшәдем, картиналар иҗат иттем. Лениногорск районында пленэрда ясалган картиналар – барысы да төсләрдәге хисләр. Бу – безнең Россия рәссамнары союзына керткән игелекле эшләребез, шәһәргә күңел җылыбызны бирү мөмкинлеге. Һәрбер картина лаеклы экспонат буларак,  киләчәктә булачак картиналар галереясында урын алыр, дип ышанам”, - диде Мөдәррис Минһаҗев. 

Картиналарны «Татар аты» фестивалендә күреп булды. Шулай ук берничә көн Мәдәният сараенда күргәзмә эшләде. 30 августта да бәйрәм чаралары вакытында, Тукай урамында күреп булачак.

фотолар: ЛМР сайты.


Нет комментариев