Республика урман хуҗалыгы министрлылында 2021нче ел урман культурасы сезоны ачылды
Урман культуралары сезоны 19 нчы апрельдә башланып китте.
Беренчеләрдән булып яшь урман үсентеләрен утыртуны Лениногорск , Мамадыш, Саба, Норлат, Чирмешән районнары башлап җибәрде. Илкүләм "Экология" проектына нигезләнгән “Татарстанда урманнарны саклау” региональ проектын тормышка ашыру дәвам итә. “ Агачлар черү-киселү, башка сәбәпләр аркасында зыян күргән урманнарны торгызу 2019 нчы елда башланган иде. 2024 нче елга кадәр ул 100%ы белән торгызылып бару дәрәҗәсенә җитәргә тиеш, "- диде урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казанда үткән брифингта. Әлегә ул 77,7% ны гына тәшкил итә. Быел республикада 3,8 мең гектар урманны торгызу күдә тотыла. 1.4 мең гектар мәйданга агач утыртылачак. Саклагыч урманнар утырту 1,7мең гектар мәйданда , ә барлыгы 7, 2 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эше башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев