Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Россия суы» съезды экспертларны һәм волонтерларны берләштерәчәк

Киләсе атнада, 16 һәм 17 апрельдә, Яр Чаллыда профессиональ бергәлек һәм волонтерлык хәрәкәтен берләштерергә тиешле «Россия суы» ике көнлек экология съезды узачак.

Беренче көн эксперт эшенә, икенче көн бөтен ил буйлап ярларны җыештыру сезонын башлап җибәрүгә багышланачак. Чараны оештыручы-Россия Табигать министрлыгы, координаторлары - Россия Табигать министрлыгының Аналитик үзәге һәм Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.

Дискуссиянең модераторы булып Россия су белән тәэмин итү һәм су агызу ассоциациясе башкарма директоры Елена Довлатова чыгыш ясаячак.

Беренче көн кысаларында шулай ук «Россия суы» бөтенроссия акциясенең төбәк вәкилләре өчен семинар узачак. Катнашучылар урыннарда экологик инициативаларны координацияләүнең гамәли механизмнары турында фикер алышачаклар, өмәләр үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар һәм киләсе сезонга планнар билгеләячәкләр.

17 апрельдә, Максим Корольков Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин белән бергә «Россия суы»акциясенең яңа сезонын тантаналы рәвештә ачачак.

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев