Россиядә балаларга баллы газлы су сатуны тыярга тәкъдим иттеләр
Әлеге мөрәҗәгать Дәүләт Думасында карала.
Илкүләм ата-аналар комитеты башлыгы, Татарстанның элекке балалар омбудсмены Ирина Волынец 18 яшьтән кечерәк кешеләргә баллы газлы су сатуны тыярга тәкъдим итте. Әлеге мөрәҗәгать Дәүләт Думасында карала дип сөйләгән ул «Абзац» басмасына.
Баллы газлы суларда шикәр күләме кандагы шикәр күләме белән туры килми, дигән Волынец. Әлеге тезисны дәлилләү өчен ул Балалар туклануы фәнни-тикшеренү үзәге белгечләре фикерен китергән.
«балигъ булмаганнарга энергетиклар алу тыелган кебек, бу газлы суларга да кагылырга тиеш, чөнки хәзер елдан-ел артык авырлыгы булган, симерү белән авырган балалар саны арта», — дигән ул.
Ирина Волынец сүзләренчә, баллы газлы суда буш калорияләр бар, аларның бернинди витаминнары, микро- яки макроэлементлары, аксымнары, майлары юк, алар сусауны басмый.
«Организм бу кадәр энергияне сарыф итә алмаудан интегә. Шикәр диабеты, симерү һәм башка системалы хроник авырулар килеп чыга», — дип өстәгән ул.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев