Россиядә правага имтихан кабул итүчеләргә карата яңа таләпләр барлыкка киләчәк
Россиядә машина йөртү таныклыгын алуга практик имтихан кабул итүчеләр өчен яңа таләпләр барлыкка киләчәк. Имтихан тапшыру буенча яңа регламентны эшләү белән Россия Эчке эшләр министрлыгы шөгыльләнә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Проектта командалар бирү, имтихан үткәрү вакытын үтәү һәм расланган юллар һәм урамнар чикләрендә хәрәкәтне сайлау өлешендә имтихан кабул итүчегә өстәмә таләпләр каралган», -дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Билгеле булганча, яңа кагыйдәләр буенча биремне үтәр алдыннан имтихан алучы машинаны двигателен җылытырга, коробка рычагын нейтраль торышка куярга, шулай ук тукталыш тормозын һәм аудио- һәм видеорегистраторны кушарга тиеш булачак.
Министрлыкта хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта проект башка ведомстволар белән килешенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев