Россиянең Европа өлешендә аномаль эсселекнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле
Үзәктә атна уртасында һава температурасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк.
Россиянең Европа өлешендә аномаль эссе һава торышы ялларга кадәр дәвам итәчәк.
«Һава үзгәрә тора, пәнҗешәмбегә кадәр ул җылына барачак. Һава температурасы да күтәрелә генә: болытлар юк, кояш энергиясе күп. Чүлләрдә дә нәкъ шундый һава торышы», — дип сөйли РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Бүген терекөмеш баганасы 31дән 33 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк. Сишәмбе көнне 31-35, чәршәмбе — 34-36 градус җылы булачак. Белгеч сүзләренчә, аномаль җылы һава торышы Рус тигезлеге өстендә урнашкан антициклон нәтиҗәсендә формалашкан. Андый антициклон вакытында, дымлы һава массалары перифериядән үтә, үзәккә барып җитми.
Пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә антициклон күчә, шуның нәтиҗәсендә Үзәк федераль округ аның җылы өлешендә булачак. Әмма эссе һава торышы (+34 градуска кадәр) шимбәгә кадәр сакланачак.
фото: https://www.instagram.com/official__leninogorsk/?utm_medium=copy_link
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев