Быел җәй районыбызның берничә авылы мәчетендә балалар өчен әхлак-тәрбия мәктәбе эшләде.
Шөгер балалары балалары өчен быелгы җәй аеруча истә кала торган булды. Алар авыл мәчетендә бер гаилә булып оешып, каникулны бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.
Әхлаклы, ярдәмчел, бер-береңә карата ихтирамлы-сабыр булу –җәмгыять өчен иң кирәкле төшенчәләр. Ә җәмгыять үзе, кечкенә гаиләләрне бергә берләштергән зур гаилә бит инде ул. Шөгер авылының өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләре Сәрия Төхвәтуллина һәм Халисә Латыйпованың башына шундый бер изге уй килгән: алар Шөгер балаларын бергә җыеп аларны әхлаклы, игелекле, гаилә дигән төшенчәнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлаучы итеп тәрбияләүгә җитди максат куйган, җәйге ял урыны оештырырга ниятләгәннәр. Алар үзләренең бу ниятләре турында мәчеткә йөрүче башка ханымнар белән дә уртага салып сөйләшкәннәр. Шулай итеп Шөгернең Фаяз мәчетендә балалар өчен әхлак-тәрбия, дин сабагы бирүче ял урыны эшләп киткән.
“Без бу дини тәрбия һәм ял урынын корьән ашларыннан җыелган сәдака акчасына һәм авылдашларның ярдәме белән ачып җибәрдек, үзе теләгән һәр баланы алдык. Билгеле, күп балалы, аз керемле булган гаиләләргә аерым игътибар бирми калмадык. Лениногорскиның Ихлас мәчете имам-мөгтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов та безнең бу ниятебезгә теләктәшлек белдерде. Безгә балалар белән эшләүдә ярдәмче дә җибәрде ”.- ди Сәрия ханым.
Балаларны лагерьга җыю эшнең башы гына әле, аларны кайнар аш белән дә тәэмин итәргә кирәк. Бу мәсәләне чишү дә кыенга төшмәгән, чөнки авылдшлары Люция һәм Рәфкать Якуповлар бәрәңге, ит белән ярдәм иткән. Җиләк-җимешне дә сәдакага җыелган акчага алганнар.
Галстуксыз, әмма вожатыйлар
Җәйге лагерь дигәч күз алдына кызыл галстук таккан пионервожатыйлары килеп баса. Мәчет лагерының да үз вожатыйлары булган, аерма шунда гына бу вожатый һәм вожатый ярдәмчеләренә 64 тә, 84 яшь булган! Шөгернең танылган шагыйрәсе Гөлфия Шәһдуллина алар турында шигырь дә чыгарган хәтта. Башта ул шигырендә үз-үзенә мондый яшьтә вожатыйлар нишләп йөри дип сорау куйган, аннан шигырен укыган бөтен кешегә аңлашылырлык итеп җавабын да биргән: балалар монда гаилә кыйммәтләренең серенә төшенә, әти-әнигә, өлкәннәргә ничек дәшәргә, дин асылын, зикерләр, кыска догалар өйрәнә, өстәвенә күңелле итеп бергә-бергә аралшып ял итә.Боларның барысы да алар белән эшләүче вожатыйларның тырышлыгы белән тормышка ашырыла.
Балаларны иртәнге сәгать 9да мәчетә килгәндә, аларны мөгаллимнәре ягъни вожатылары һәм аларның ярдәмчеләре каршы ала. Мәчеттә эшләүче Фәридә апалары Садриева бөтен җирне “гөлт” иттереп, җыеп-матурлап куйган, балаларны да шулай чисталыкка һәм пөхтәлеккә өйрәтә, өс-башларына игътибар итми калмый, яулыклар бәйләп, түбәтәйләр кидерә. Һәркайсына ягымлы-җылы сүзен таба.
Аннан балалар Сәрия апа һәм аның җитәкчелегендәге тырыш, балаларга дин буенча аң-белем бирүче апалар Гөлфия Сәлахова, Халисә Латыпова, “Ихлас” мәчетенән җибәрелгән мөгаллимнәре Ранил Галимуллин белән дин сабагы өйрәнә. Ранил абыйлары да, балаларның үзләреннән әлләни күпкә олы түгел.
“Ул безнең “Ихлас” мәчетенә беренче курстан соң практикага килде, аңа әле 18 яшь кенә. Әлмәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемен йөртүче төп мәчете-дини-агарту үзәгендә мәдрәсәдә укый. Ранил Шөгернең “Фаяз” мәчетендә генә түгел, Лениногорскиның башка авылларындагы мәчетләрдә дә, әхълак-тәрбия бирүгә максат куйган җәйге ял урыннарының эшендә зур ярдәм итте. Районыбызның Сугышлы, Зәй-Каратай, Түбән Чыршылы авылларында да шундый лагерьлар эшләде. Аларны да авылның дин юлында йөрүче хатын-кызлары бергәләшеп оештырды”,- ди Булат хәзрәт.
“Фаяз” мәчетендә дә аның балалар белән ихластан аралашуы, һәрберсе белән уртак тел таба белүе турында сөйлиләр.
“Ранил балаларга кыска догалар, зикерләр өйрәтте, аларның мәгънәсен сөйләде, мөселман кешесенең гаиләдә нинди булырга, җәмгыятьтә үзен ничек тотарга тиешлеген аңлатты. Балалар аны шулкадәр үз иттеләр. Без аңа “балалар әле кече яшьтә бит, мондый җитди нәрсәләрне аңларлармы” дип шөбхә белдергәч, ул “балаларга бәләкәйдән әйтеп килсәң, аларның күңелендә барыбыр нәрсә дә булса сакланып кала ул”-дип аңлатты. Бергәләшеп аяк бөкләп келәмгә тезелешеп утырып мөгаллим абыйларын йотлыгып тыңладылар, аның артыннан кабатлап намаз тәртипләрен дә өйрәнергә тырыштылар”,- дип сөйли Сәрия ханым.
“Әссәләмәгаләйкүм” дип килеп кочаклыйлар
Балаларга телеңне йотардай тәмле ашларны Алия апалары Зыятдинова пешергән. Алия Чкалов мәктәбендә җитештерү мөдире, мәктәптә укучы балалар да ел буена аның хезмәттәшләре һәм ул пешергән тәмле ашларны ашый. Яшь кенә көенә, отпускасын да җәлләмичә, ярдәм кулы сузган. Балалар өчен өстәл әзерләү, бөтен нәрсәнең хәстәрен күреп, салатлар ясап, җиләк-җимешен, ипиен, кашык-савытын әзерләп куючы -Рита ханым Латыйпова. Ул һөнәре буенча –пешекче, күп еллар Шөгер хастаханәсендә эшләгән.
“Без бернәрсәне дә бүлешеп-аергалап тормадык, уртак булды барсыда. Сәрия апа Төхфәтуллина -минем дә укытучым, минеке генә түгел, бөтен авылныкы дияр идем. Сәрия апа, Гөлфия Сәлахова, Халисә Латыйпова - бөтен авылның әхлакый тормышы турында кайгыртып яшәүче кешеләр. Мин дингә тормышымда бик зур хәсрәт кичергәннән соң килдем, дини китаплар укып, догалар өйрәнә башладым, намазга бастым”,- ди Рита Григорьевна.
Гаилә кыйммәтләре, дин сабагы, әхлак кагыйдәләрен өйрәнүләрдән соң, балалар белән төрледән-төрле экскурсияләр, күңелле стартлар, уеннар оештырганнар. Шөгер мәдәният йортында аларны һәркөнне диярлек шундый кызыклы программа белән, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Закирова һәм халык театры режиссеры Зилия Гәрәева көтеп алган. Алар үткәргән кызыклы эстафеталар, асфальтта рәсем ясау бәйгеләре һәм милли уеннар- балалар өчен бик шәп физкультура булган.
Изге-саваплы эшкә алынып, аны бергәләшеп башкарып чыккан Шөгер апалары. Киләчәктә дә аның дәвамы булыр дип ниятләп торалар.
“Безнең лагерьга 7 яшьтән 12 яшькә кадәр булган 20 бала йөрде. Үзебез куйган максатыбызны тормышка ашыруга таба зур адым ясадык дип ышаным, чөнки бүгеге көндә смена төгәлләнсә дә, балалар урамда күрсәләр “әссәләмәгаләйкүм” дип йөгереп килеп кочаклап алалар, игелекле гаиләдә бәхетле һәм изге күңелле балалар үсә, безнең максатыбыз шундый балалар тәрбияләү”.- ди Сәрия Төхфәтуллина.
Исламия Галимова
Нет комментариев