Сентябрьдән яңа законнар гамәлгә керә
ҖӘМГЫЯТЬ

Сентябрьдән яңа законнар гамәлгә керә

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сентябрьдән Россиядә гамәлгә керәчәк яңа законнар турында искә төшерде.

Үзгәрешләр СВОда катнашучыларга социаль гарантияләрне көчәйтүгә, гражданнарны мошенниклардан яклауга һәм комарлы уеннарны җайга салуга кагыла. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аерым алганда, СВОда катнашучы хәрбиләргә штат кыскартылган очракта эш урынын саклап калуда өстенлекле хокук биреләчәк.

Мошенниклыкка каршы яңа чаралар

Сентябрьдән социаль челтәрләрдәге коммерциягә карамаган оешмаларның сәхифәләрен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша расларга мөмкин булачак. Бу гражданнарны оешмаларның ялган аккаунтлары аша акча җыючы мошенниклардан якларга ярдәм итәчәк. Шулай ук түләү карталарын исәпкә алуның бердәм системасы эшли башлаячак. Ул дропперлыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән.

Үз-үзләренә тыю

Россиялеләргә комарлы уеннарда катнашуга үз-үзләренә тыю кую мөмкинлеге дә биреләчәк. Моның өчен гаризаны МФЦ яки «Дәүләт хезмәтләре» аша бирергә мөмкин булачак.

Яңа нормалар ясалма интеллект технологияләрен үстерүгә, инвалидлар өчен туризмны уңайлырак итүгә һәм идарәче компанияләргә карата таләпләрне көчәйтүгә дә кагыла.

Мобиль элемтә

Башка төбәккә күченүчеләр өчен телефон номерын саклап калу мөмкинлеге арта. Операторны алыштырганда номерны башка төбәккә дә күчерергә мөмкин булачак. Әйтик, Россиядән Татарстанга күченгән кеше үз номерын саклап, яңа төбәк тарифларына күчә алачак.

Өлкән яшьтәге гражданнарга өстәмәләр

1 сентябрьдә Россиядә 80 яшь тулган яки I группа инвалидлык бирелгән барлык өлкән яшьтәге гражданнарга иминият пен-сиясенә билгеләнгән түләү ике тапкырга артачак. Нәтиҗәдә өстәмә күләм 9584,69 сумнан 19 169,38 сумга кадәр арта. Икеләтә түләү алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә яки нинди дә булса гариза бирергә кирәкми: яңадан санау автомат режимда башкарыла, ди СФР белгечләре.

 

 


Нет комментариев