СФРның Татарстан бүлекчәсе МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 20дән артык төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтә
Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 20дән артык төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтә.
Бу хакта Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга хокуклы. Социаль фонд бүлеге 20дән артык төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.
“Социаль фонд хәрби хезмәткәрләрнең үзләренә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, балаларга бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен бәяләгәндә, мобилизацияләнгән ата-ана керемнәре исәпкә алынмый. Мобилизацияләнүче гаиләсендә 3 яшькә кадәрге бала булган очракта, аның хатыны бердәм пособиегә өстәмә итеп чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең баласына түләнә торган айлык пособие алырга хокуклы. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең авырлы хатынына шулай ук бер тапкыр бирелә торган махсус түләү билгеләнә”, - дип сөйли Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен пенсия белән тәэмин итүнең махсус шартлары эшли. Мобилизация буенча чакырылган гражданнарның һәм хәрби операциядә үз теләкләре белән катнашучыларның махсус хәрби операциядә катнашу чоры иминият стажына икеләтә күләмдә исәпләнә. Бу хәрби хезмәтнең бер елы хезмәт стажына ике ел итеп кертелә һәм гадәти 1,8 урынына 3,6 пенсия коэффициенты (ИПК) билгеләргә мөмкинлек бирә дигәнне аңлата.
Мобилизацияләнгән яки контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәргә инвалидлык билгеләнгән очракта, пенсия белән тәэмин итү көч ведомстволары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ирекле формированиеләрдә катнашып инвалидлык алучыларны пенсия белән Социаль фонд органнары тәэмин итә. Айлык акчалата түләү алуга хокук берничә нигез буенча барлыкка килгәндә, түләү алучы өчен иң отышлы вариант буенча билгеләнә. Айлык акчалата түләү һәрвакыт Социаль фонд органнары тарафыннан гына билгеләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Социаль фонд органнарында исәптә торучы махсус хәрби операция ветераны сугыш яралары аркасында инвалидлык алган очракта, берьюлы ике пенсия - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев