Шөгер авылы халкына үз участокларын тәртипкә китерергә дип искәртәләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер авылы халкына үз участокларын тәртипкә китерергә дип искәртәләр

Авыл төзеклеге

15 июльдән 31 июльгә кадәр Шөгер авылы территориясендә административ комиссия  һәм 294 нче Федераль законның үтәлешен тикшереп тору буенча җир комитеты  эшләячәк. Бу хакта Шөгер паблигы хәбәр итә. 

Әлеге учреждение вәкилләре җир кишәрлекләре хуҗаларын инвазив үсемлекләр (америка өрәңгесе, борщевик, үз участоктыгыгызда чапмаган үлән һ.б.) белән көрәшергә һәм аларның таралуына юл куймаска мәҗбүр итәчәк.

Әгәр милекче мондый үсемлекләрнең таралуын чикләү чараларын күрмәсә, штраф салына:
физик затларга 20 000-50 000 сум
вазыйфаи затларга -  50 000-100 000 сум 
юридик затларга 400 000 -700 000 сум.

Шунлыктан штраф белән бәйле проблемалар килеп чыкмасын өчен Шөгер авылы халкына үз участокларын тәртипкә китерергә дип искәртәләр

 

фото: архивтан


Нет комментариев