Сулыш кысыла, күз алдында томан - димәк, беренче билгеләре
Сулыш кысыла, күзләр пәрдәләнә, борыннан кан китә.
Болар гипертоник кризның билгеләре булырга мөмкин, дип кисәтә кардиолог, Россиянең атказанган табибы Юрий Серебрянский.
Аның сүзләренчә, мондый халәт кинәт кенә, күп очракта стресс кичергәндә күзәтелә. Кан басымының өске күрсәткече 200–250 мм, түбәнгесе 140–150 миллиметрга кадәр күтәрелә. Болай булганда үпкә шешеп, сулыш кысылырга, ютәл кузгалырга, шулай ук йөрәк авыртырга мөмкин.
Кардиолог әйтүенчә, гипертоник криз билгеләре күзәтелгәндә вакытны сузарга ярамый, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Ул шулай ук, аңны югалту ихтималы булуын искәртеп, ишекне ачык калдырырга киңәш итә.
Алда санап үтелгән билгеләр күзәтелгәндә, инсульт, аңны югалту һәм үлем куркынычы бермә-бер арта. Гипертоник криз шулай ук миокард инфарктын да китереп чыгарырга мөмкин. Эсседә кибетләрнең салкын бүлекләрендә йөрү дә кан тамырлары кысылуга китерергә мөмкин икән. Бу да инфаркт яки инсульт куркынычын арттыруы турында кисәтә табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев