Шушы елның 1 июненнән Татарстанда балалары булган гаиләләр социаль ярдәмнең яңа чарасын алачак
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак.
Түләү ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен каралган. Өстәвенә, үз балалары гына түгел, уллыкка алынганнар да, шулай ук опекада булганнар да санала. Балаларның яше - 18 яшькә кадәр, яки 23 яшькә кадәр, әгәр бала көндезге уку йортында укыса.
Мөһим шарт: ата-аналарның икесе дә рәсми рәвештә эшләргә, ягъни керемнәргә салым (НДФЛ) түләргә тиеш. Бу түләү махсус салым режимнарында эшләүче үзмәшгуль һәм шәхси эшмәкәрләр өчен каралмаган. Тагын гаиләнең барлык әгъзаларында да Россия паспорты булырга һәм алиментлар буенча бернинди бурычлары булмаска тиеш.
Түләү алу өчен, гаиләнең узган елдагы җан башына уртача кереме санала. Ул төбәктә җан башына 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Татарстан өчен 2025 елда бу бер кешегә 22 609,5 сум дигән сүз.
Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин мисалда аңлатты:
"Дүрт кешедән торган гаилә Татарстанда яши. Ата-аналарның икесе дә узган ел аена 32 мең сум хезмәт хакы алган, башка керемнәр булмаган. Саныйбыз: (32 000 + 32 000) × 12 ай = елына 768 000 сум. 12 айга бүләбез, гаиләгә аена 64 000 алабыз. 4 кешегә бүләбез - бер кешегә 16 000 сум чыга. Бу 22 609,5 сумнан кимрәк, димәк, түләү каралган".
Шулай ук түләүгә дәгъва тиү өчен гаиләнең еллык кереме 1 миллион 85 мең сумнан, ягъни һәр ата-ананың хезмәт хакы аена якынча 45 меңнән артмаска тиеш.
Түләүнең асылы шундый: ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан НДФЛны 13% ставка белән алалар. Ә ел йомгаклары буенча бу салымны киметелгән ставка буенча — 6% җелән саныйлар. Аерманы гаиләгә кайтаралар.
Шул ук мисалда саныйбыз. Ир белән хатынның берсе аена 32 мең сум хезмәт хакы алган. Бер ел эчендә аннан 49 920 сум салым тотып калганнар. 6% ставка белән санасак, 23 040 сум килеп чыга. Аерма - 26 880 сум. Нәкъ менә шул кадәр кайтарырга мөмкин.
Гаризалар сез түләргә теләгән елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр кабул ителә. Ягъни 2026 елда 2025 ел өчен акча сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Документларны «Госуслуги» аша, МФЦда яки социаль фонд клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин. Белешмәләрнең күп өлешен белгечләр үзләре сораячак, әмма кайбер нәрсәләрне шәхсән алып килергә туры киләчәк - мәсәлән, 18 яшьтән өлкәнрәк бала көндезге сәгатьләрдә укыса, уку йортыннан белешмә.
Гаризаны карау 10-30 эш көнен ала. Тагын 5 эш көненә кадәр — акча күчерү. Түләү бер тапкыр бирелә, аны елга бер тапкыр алалар. Һәм ел саен аңа хокукны яңадан расларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев